ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казандагы юл һәлакәтләрендә төп факторларның берсе – машина йөртүчеләрнең кагыйдә бозуы
Путин кортежы үтә торган юлларга мина куелуы турында 60 шалтырату килгән
Татарстан буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге җитәкчесе гражданнарны кабул итә
Альбина Шаһиморатова: Казанга милли моңнарны сагынып кайтам
Уфада “Башкортстан гүзәле” Бөтенхалык матурлык һәм традицияләр бәйгесе уза

Җәмгыять

Таҗикстанда туып-үскән Рахмон Джураев оныкларына Путин һәм Шойгу исемнәре биргән

12 сентябрь 2017, 21:43

Таҗикстанда туып-үскән Рахмон Джураев оныкларына Путин һәм Шойгу исемнәре биргән Рахмон Джураев, тагын бер оныгы туса, аны Мәскәү мэры Собянин, ә кызын Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко хөрмәтенә атарга уйлый.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Таҗикстанда туып-үскән Рахмон Джураев оныкларына Путин һәм Шойгу дигән исемнәр биргән. Бу хакта РИА «Новости» яза.

Рахмон Джураев оныкларына исемнәрне Россия Президенты һәм Россия оборонасы министры хөрәмәтенә бирүен сәясәтчеләрнең дөнья өчен башкарган эшләренә рәхмәт җиткерергә омтылуы белән аңлата. Гаилә башлыгы әйтүенчә, оныкларның исеме Россия авылларында гына түгел, ә аның туган җирендә дә зур кызыксыну уяткан. Кешеләр авылда гадәти булмаган исемнәр белән аталган балалар барын ишетеп, алар белән танышырга килә икән.

Джураев исемнәр оныкларга киләчәктә комачауламас, ә киресенчә, аларга бәхет һәм уңыш китерер дип саный. Ул малайларның, һичшиксез, Россия Президенты белән танышачагына ышана.

Рахмон Джураев, тагын бер оныгы туса, аны Мәскәү мэры Собянин, ә кыз туган очракта, Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко хөрмәтенә атарга уйлый.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр