ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Җәяүлеләр кичүендә машина бәрдергән 19 яшьлек кыз Казан хастаханәсендә вафат булган
"Шыгырдан сөйләшүе" форумында катнашучыларны Чуваш Республикасы башлыгы сәламләде
“Котадгу белег”не затлы китап итеп чыгарырга кирәк — Хатыйп Миңнегулов
Татарстанда Чишмә елгасы пычрану очрагы буенча җинаять эше кузгатылган
Татарстанда “Театр – балаларга” проекты эшли башлый

Хәвеф-хәтәр

Башкортстанда дүрт яшүсмер 8 яшьлек малайны педофилдан коткара

12 сентябрь 2017, 17:18 , Фото: bashinform.ru

Башкортстанда дүрт яшүсмер 8 яшьлек малайны педофилдан коткара Яңавыл шәһәренең бер урамында 13 яшьлек үсмерләр бала кычкырганын ишетә һәм куаклар арасында аулак урынга сабыйны өстерәгән ирне күреп ала.

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ"). Башкортстанның Яңавыл шәһәрендә дүрт мәктәп укучысы 8 яшьлек малайны педофилдан коткара. Шәһәр урамнарының берсендә 13 яшьлек үсмерләр бала кычкырганын ишетә һәм куаклар арасында аулак урынга сабыйны өстерәгән ирне күреп ала. Мәктәп укучылары ир-атны тотып алып, хокук сакчылары килеп җиткәнче тоткарлый ала.

Балага карата кылынасы булган аеруча авыр җинаятьне туктатып калган өчен үсмерләр Россия Тикшерү комитетының Башкортстан Республикасы буенча идарәсе исеменнән мактау хаты алды. Иң актив коткаручы малайны бүләккә тәкъдим итәргә телиләр.

Гаепләнүче сак астына алынган, җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итә “Башинформ”, республиканың Тикшерү комитетына сылтама белән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр