ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Рубин" Тулада "Арсенал" белән тигез исәпкә уйнады
Губкин исемендәге университетта укучы татар студентлары милли мәдәният көнен бәйрәм итте
18 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Альбина Шаһиморатова әтисенең концертында катнашу өчен Казанга махсус кайтты
"Зенит" волейбол командасының Чемпионнар лигасында көндәшләре билгеле булды

Икътисад

Инвесторлар Төркия икътисадының үсеш дәрәҗәсе буенча фаразларын күтәрде

12 сентябрь 2017, 16:58 , Фото: http://aa.com.tr

Инвесторлар Төркия икътисадының үсеш дәрәҗәсе буенча фаразларын күтәрде Goldman Sachs: Төркиянең икътисад үсеше 2017 елның III кварталында 7 процентны тәшкил итәргә мөмкин.

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ"). Халыкара финанс компанияләре һәм инвестицион банклары 2017 елда Төркия икътисадының үсеше буенча фаразларын күтәрде. Әлеге фикерне алар төрек икътисады икенче кварталда узган елның шушы чорына караганда 5,1 процентка үскәч ясаган, дип яза “Анадолу”.

Nomura япон финанс компаниясе докладында билгеләп үтелгәнчә, Төркия икътисады 5,1 процентка төзелеш һәм экспорт хисабына арткан. Goldman Sachs халыкара инвестиция банкы фаразлары буенча, Төркиянең икътисад үсеше 2017 елның III кварталында 7 процентны тәшкил итәргә мөмкин. Morgan Stanley эре америка банк холдингы үз докладында быел Төркия икътисады үсеше буенча фаразын 3,3тән 4,3 процентка кадәр арттырган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр