ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәү ислам институтында Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгын билгеләп үттеләр
Әтнә районында Хәкимҗан Халиковка багышланган чаралар уза
«Татар-информ» агентлыгында балалар бакчасы өчен түләүләр арту хакында сөйләячәкләр
2018 елның 1 нче июленнән коммуналь хезмәтләр өчен түләү артачак
Казанда Яков Шамовка мемориаль такта ачылды

Хәвеф-хәтәр

Гыйракта россияле террорчыны үлем җәзасына хөкем иттеләр

12 сентябрь 2017, 16:33

Гыйракта россияле террорчыны үлем җәзасына хөкем иттеләр Ир-атны, Мосулны азат иткәндә, республиканың куркынычсызлык хезмәткәрләре тоткарлый.

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ"). Гыйракта суд “Ислам дәүләте”* террорчылык оешмасының эшчәнлегендә катнашы булган Россия гражданына хөкем карары чыгарды, дип хәбәр итә "Известия".

Боевик Гыйракта 2015 елда иминлек көчләренә каршы терактлар башкарганын таныган. Әлеге илдәге Югары суд советының рәсми вәкиле җиткергәнчә, ир-атны, Мосулны азат иткәндә, республиканың куркынычсызлык хезмәткәрләре тоткарлый. Ул билгеләп үткәнчә, үлем җәзасы турындагы хөкем карары Гыйракның террорчылыкка каршы кануны нигезендә чыгарылган.

*Ислам дәүләте" (ИГ) — Россиядә тыелган террорчылык оешмасы.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр