ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Җәяүлеләр кичүендә машина бәрдергән 19 яшьлек кыз Казан хастаханәсендә вафат булган
"Шыгырдан сөйләшүе" форумында катнашучыларны Чуваш Республикасы башлыгы сәламләде
“Котадгу белег”не затлы китап итеп чыгарырга кирәк — Хатыйп Миңнегулов
Татарстанда Чишмә елгасы пычрану очрагы буенча җинаять эше кузгатылган
Татарстанда “Театр – балаларга” проекты эшли башлый

Авыл, Хәвеф-хәтәр

Алабуга районында котырган төлке бер этне тешләгән

12 сентябрь 2017, 16:11

Алабуга районында котырган төлке бер этне  тешләгән Мурзиха авылында 5 августта котыру авыруына каршы карантин кертелгән иде.

(Алабуга, 12 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнара Салихова). Алабуга районында котыру авыруы билгеләре булган эт табылган. Әлеге чир йорт сакчысына котырган төлке аша күчкән булуы мөмкин. Бу фикерне лаборатор тикшеренүләр раслаган. Әлеге мәгълүматны бүген "Татар-информ"га Алабуга ветеринария берләшмәсе башлыгы Рафаил Хәйриев хәбәр итте.

Алабуга районы Мурзиха авылында 28 июльдә котырган төлке үтерелгән иде. Шуннан соң 5 августта, Татарстан Президенты карары белән, әлеге җирлектә хайваннарга карата котыру авыруына каршы карантин кертелде. Ә менә 8 сентябрьдә кабат котыру авырулы эт табылган.

"Эткә чирен күчергән төлке әле тотылмаган, димәк, башка хайваннарга да йоктыру куркынычы бар. Бүген Мурзиха авылында карантин чаралары үткәрелә: һәр хуҗалыкта, эт белән песидән башлап эре мөгезле терлеккә кадәр, барлык хайван тикшерелә. Аларга котыруга каршы вакцина ясала", – дип сөйләде Рафаил Хәйриев.

Алабуга ветеринарлары, хайван тешләгән очракта, кичекмәстән ветеринарларга, шулай ук табибларга мөрәҗәгать итүне сорый. Бу чараларны котыру авыруын йоктырмас өчен күрү мөһим.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр