ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Җәяүлеләр кичүендә машина бәрдергән 19 яшьлек кыз Казан хастаханәсендә вафат булган
"Шыгырдан сөйләшүе" форумында катнашучыларны Чуваш Республикасы башлыгы сәламләде
“Котадгу белег”не затлы китап итеп чыгарырга кирәк — Хатыйп Миңнегулов
Татарстанда Чишмә елгасы пычрану очрагы буенча җинаять эше кузгатылган
Татарстанда “Театр – балаларга” проекты эшли башлый

Мәдәният

“Татарстан гасыры” халык мультфильмы авторлары проектны алга таба дәвам итәргә әзер

12 сентябрь 2017, 15:26 , Фото: prokazan.ru

“Татарстан гасыры” халык мультфильмы авторлары проектны алга таба дәвам итәргә әзер Татарстанда, халык мультфильмы буларак, "Татарстан гасыры" анимацион мәгариф проекты тәкъдим ителде.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан әзерләнгән “Татарстан гасыры” халык мультфильмының дәвамы да булырга мөмкин. Бүген мультфильмны тәкъдим итү чарасында режиссер Сергей Киатров үз командаларының бу проект буенча алга таба да эшләргә әзерлеген белдерде.

Мәгълүмат өчен: Татарстанда, халык мультфильмы буларак, "Татарстан гасыры" анимацион мәгариф проекты тәкъдим ителде. Мультфильмны иҗат итүдә 7-13 яшьлек 30 мең баланың 30 меңнән артык рәсеме һәм 500 шигыре файдаланылган. "Татарстан гасыры" ("Век Татарстана") проекты “Иҗат итүдә балалар иң күп катнашкан мультфильм” формулировкасы белән Россиянең Рекордлар китабына кертелгән.

Проектны тәкъдим итү чарасы бүген Татарстан Мәдәният министрлыгында үтте. Анда Татарстанның муниципаль районнарыннан килгән иң актив балалар бүләкләнде. Халык мультфильмының иң актив авторларын Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Татарстан телләрен үстерү секторы мөдире, шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин сәламләде.

“Мөмкинлек була калса, без бу проектны алга таба да дәвам итергә әзер. Аны Татарстан районнарының туристик потенциалын ачу юнәлешендә үстереп булыр иде”, - диде анимацион эшнең режиссеры Сергей Киатров.

“Төп геройларны профессионаллар уйлап тапты. Безнең максат – балалар рәсемнәрен берләштереп, мультипликацион фильм эшләү иде. Ул дәресне дә хәтерләтә, телетапшыруны да. Аниматорлар алдына бик мавыктыргыч максат куелган иде. Безгә бу эш кызык иде. Балалар белән эшләүне авыр яки җиңел димим. Бу - бары тик башка төрле эш”, - дип тәртибен аңлатты режиссер.

Анимацион фильм татар, рус һәм инглиз телләрендә тавышландырылган. Проект Интернетка куелачак.

Фотода: режиссер Сергей Киатров.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр