ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәү ислам институтында Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгын билгеләп үттеләр
Әтнә районында Хәкимҗан Халиковка багышланган чаралар уза
«Татар-информ» агентлыгында балалар бакчасы өчен түләүләр арту хакында сөйләячәкләр
2018 елның 1 нче июленнән коммуналь хезмәтләр өчен түләү артачак
Казанда Яков Шамовка мемориаль такта ачылды

Авыл

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый

12 сентябрь 2017, 15:14 , Фото: Рамил Гали

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый Казанда - ун, Чаллыда өч мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләячәк.

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ", Надежда Гордеева). 16 сентябрьдән Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый. Бу хакта бүген киңәшмәдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов җиткерде.

Киңәшмәне ачып, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләренең инде традициягә керүен һәм быел да алар өчен мәйданнар әзер булуын җиткерде.

Казанда ярминкә ун мәйданда эшләячәк. Аерым алганда, алар “Казан” агропромпаркында, “Бәхетле” гипермаркетлары янында (Ямашев ур., 71а һәм Ленинградская ур., 27), Липатов урамы, 7нче йорт янында, “Җиләк бистәсе” сәүдә үзәге янында, Чехов базары артында, Мәскәү базарында, "Чулпан” мәдәни үзәге янында, Тимер юлчылар мәдәният йорты янында, шулай ук “Яңа Тура” технополисында оештырыла.

Чаллыда  авыл хуҗалыгы ярминкәләре өч мәйданда эшләячәк. Биредә Комсомол районында яңа мәйдан булдырылган – быел ярминкә Габдулла Тукай урамы, 16нчы йорт янында уза. Тагын бер мәйданда - Г. Камал исемендәге бульварда үтәчәк. Биредә  шәһәр халкына авыл хуҗалыгы продукциясен Азнакай, Мөслим районнары тәкъдим итәчәк, дип җиткерде Титов.

Ярминкәләрдә ветеринария хезмәте белгечләре күзәтчелек итәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр