ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәү ислам институтында Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгын билгеләп үттеләр
Әтнә районында Хәкимҗан Халиковка багышланган чаралар уза
«Татар-информ» агентлыгында балалар бакчасы өчен түләүләр арту хакында сөйләячәкләр
2018 елның 1 нче июленнән коммуналь хезмәтләр өчен түләү артачак
Казанда Яков Шамовка мемориаль такта ачылды

Мәдәният

“Иҗади мохит” мәдәни инициативалар фонды төзелде

12 сентябрь 2017, 14:58 , Фото: Султан Исхаков

“Иҗади мохит” мәдәни инициативалар фонды төзелде Мәдәни проектларны тормышка ашырырга ярдәм итәчәкбез, ди фонд җитәкчесе Вилнур Әскәров.
(Казан, 12 сентябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Казанда “Иҗади мохит” мәдәни инициативалар фонды төзелде. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Иҗади мохит” мәдәни инициативалар фонды җитәкчесе Вилнур Әскәров хәбәр итте.
 
Исегезгә төшереп узабыз, бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының матбугат үзәгендә "Әлиф" хореографик спектакленә багышланган матбугат конференциясе булып узды. Конференциядә “Әлиф”спектакленең режиссеры һәм сәхнәгә куючысы Туфан Имаметдинов, хореографы Марсель Нуриев, биюче Нурбәк Батуллин, композиторы Эльмир Низамов һәм “ Иҗади мохит” мәдәни инициативалар фонды җитәкчесе Вилнур Әскәров катнашты.
 
“Әлиф” спектакле - яңа оешкан “Иҗади мохит” фондның беренче проекты, - ди Вилнур Әскәров. – Безнең фонд үзенчәлекле мәдәни проектларны тормышка ашырырга ярдәм итәчәк. Театраль, шигъри, кино юнәлешендә иҗат итүчеләр проектларында ярдәм итәбез. Моннан тыш хәйриячелек белән дә шөгыльләнергә исәп тотабыз. Режиссер Туфан Имаметдинов белән эшләвебезгә шатбыз. Биредә чыннан да зур мәсьәлә - милләт мәсьәләсе кузгатыла. Шуңа да безнең фонд аның белән кызыксынды. Киләчәктә дә бергәләп мәдәни проектларда катнашырбыз, дип ышанам”. 
 
Вилнур Әскәров - шәхсән үзе эшмәкәр. Фонд оештыруга бизнестагы дуслары этәргән. “Акча эшләүдән тыш, безнең ниндидер хәйрия чараларында да катнашасыбыз килә. Проектлар аркылы иҗат кешеләренә булышырга теләк бар. Акчалы кешеләрнең моңа ихтыяҗы сизелә, гомумән алганда, башкаларга ярдәм итү теләге “Иҗади мохит” мәдәни инициативалар фонды төзергә этәрде”, - ди Вилнур Әскәров.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр