ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Җәяүлеләр кичүендә машина бәрдергән 19 яшьлек кыз Казан хастаханәсендә вафат булган
"Шыгырдан сөйләшүе" форумында катнашучыларны Чуваш Республикасы башлыгы сәламләде
“Котадгу белег”не затлы китап итеп чыгарырга кирәк — Хатыйп Миңнегулов
Татарстанда Чишмә елгасы пычрану очрагы буенча җинаять эше кузгатылган
Татарстанда “Театр – балаларга” проекты эшли башлый

Фән һәм мәгариф

Казан, Россиянең 40 эре шәһәре белән берлектә, Россия студентларының XVI парадында катнаша

12 сентябрь 2017, 14:42 , Фото: Султан Исхаков

Казан, Россиянең 40 эре шәһәре белән берлектә, Россия студентларының XVI парадында катнаша Бәйрәм чарасында республиканың беренче курс студентларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлаячак.

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ", Ольга Голыжбина). Татарстан башкаласында 16 сентябрьдә 13.00 сәгатьтә “Казан” гаилә үзәге янында, Россиянең 40 эре шәһәре белән берлектә, Россия студентларының XVI парады уза.

10 меңнән артык Казан югары һәм урта махсус уку йортлары студенты бу көнне "Беренче курс студенты анты"н бирәчәк. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима җиткерде.

Искәртеп үтик, Казанда 2015 елдан башлап һәр елны сентябрь башында “Белем көне” бәйрәме үткәрелеп килде. Быел Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы чара форматын үзгәртте, шул ук вакытта шәһәр Студентлар парадына кушылачак.

Бәйрәм чарасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың беренче курс студентларын котлаячак. Моннан тыш, яшьләргә бүләк тә әзерләнгән – Казансу елгасы ярында "Энергия Рока” "тере тавыш" Бөтенроссия студентлар фестивале финалы узачак, аның хедлайнеры булып "Чичерина” төркеме торачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр