ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рамил Хисамов: Тоткыннарның балалары әти-әнисе хатасы өчен җавап бирергә тиеш түгел
Электрик, саксызлык аркасында, Лениногорск районын утсыз калдырган
“Белое солнце пустыни” фильмындагы Петруха - Николай Годовиков онкологиядән вафат булган
Ольга Иванова “Повелительницы Казани” трилогиясенең беренче китабын тәкъдим итә

Татар дөньясы

Юто Хишияма: Татар теле нигә кирәк дию – үги әни исән һәм бай, дию белән бер

12 сентябрь 2017, 14:23

Юто Хишияма: Татар теле нигә кирәк дию – үги әни исән һәм бай, дию белән бер КФУ магистратурасында татар телен өйрәнгән япон галиме социаль челтәрдә татар телен укыту буенча белдерү ясады.

(Казан, 12 сентябрь, “Татар-информ”). КФУ магистратурасында татар телен өйрәнгән япон галиме социаль челтәрдә татар телен укыту буенча белдерү ясады.

"Рус теле уңайлырак. Татар теле нигә кирәк?" - дип әйтү - хастаханәдә яткан үз әниеңә: "Үги әни исән һәм бай. Ул миңа бик күп мөмкинлек бирә. Син инде миңа кирәкмисең," - дип әйтүгә тиң. Ана телең авырый. Аны яратмаучылар юрганын тартып алырга җыена. Син аны карап кына торасыңмы?” - дип яза Юто фейсбуктагы аккаунтында.

Искәртеп үтик, Юто Хишияма, 2014 елда татар теле олимпиадасында җиңеп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бүләген – КФУ магистратурасында уку хокукын алды. Ул аңа кадәр ике ел татар телен өйрәнгән иде. Хәзерге вакытта Юто Токиода яши, татар телендә постлар яза.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр