ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Халыкара яшьләр фестивале Уфада уздырыла
23 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рамил Хисамов: Тоткыннарның балалары ата-аналарының хатасы өчен җавап бирергә тиеш түгел
Электрик, саксызлык аркасында, Лениногорск районын утсыз калдырган
“Белое солнце пустыни” фильмындагы Петруха - Николай Годовиков онкологиядән вафат булган

Мәдәният

Казанда халык мультфильмын төшерүдә актив катнашкан балаларны котладылар

12 сентябрь 2017, 11:19

Казанда халык мультфильмын төшерүдә актив катнашкан балаларны котладылар Татарстанда 30 мең баланың рәсемнәре файдаланылган "Татарстан гасыры" анимацион мәгариф проекты тормышка ашырылды.

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Мәдәният министрлыгында "Татармультфильм" берләшмәсенең "Татарстан гасыры" проектын тәкъдим итү һәм аның авторлары булган балаларны бүләкләү тантанасы бара.

 Татарстанның 43 районыннан килгән балаларны Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты белгече, шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин котлады.

"Сезнең кебек чакта район газетасында шигыребез чыкса да, башыбыз күккә тия иде, ә сез шундый зур мәгънәгә ия зур проектта катнаштыгыз, - дип котлады Рүзәл Мөхәммәтшин яшь иҗатчыларны. - Сезнең арада булачак Габдулла Тукайлар, Мөдәррис Әгъламнар, Бакый Урманчелар, Харис Якуповлар бардыр".

"Бөтен Татарстан балалары белән бергә халык мультфильмы ясау теләге күптән бар иде. Без, ниһаять, бу теләгебезне тормышка ашыра алдык", - дип шатлыгын уртаклашты "Татармультфильм" берләшмәсе җитәкчесе Азат Ганиев.

Проектның режиссеры Сергей Киатров "Татарстан гасыры" мультфильмының дәвамы булуы мөмкинлеген дә әйтте.

Мәгълүмат өчен: Татарстанда 30 мең баланың рәсемнәре файдаланылган "Татарстан гасыры" анимацион мәгариф проекты тормышка ашырылды. "Татарстан гасыры" ("Век Татарстана") проекты “Иҗат итүдә балалар иң күп катнашкан мультфильм” формулировкасы белән Россиянең Рекордлар китабына кертелгән.

“Татарстан гасыры” («Век Татарстана») - халык мультфильмы. Проект ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан гамәлгә ашырылган. Мультфильмны иҗат итүдә 7-13 яшьлек 30 мең баланың 30 меңнән артык рәсеме һәм 500 шигыре файдаланылган.









 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр