ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар теле олимпиадасына Гарәп Әмирлекләреннән килгән Ибраһим А.Гыйләҗевтан өзек сөйләячәк
22 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татар теле олимпиадасында катнашучы төрек кызы телне гаиләдә сакларга кирәк дип саный
Татар теленнән олимпиаданың узган елгы җиңүчесе быел ярышка япон егетен килергә үгетләгән
Татар теленнән халыкара олимпиадада катнашучылар өчен 20 төрле бирем җыелмасы әзерләнгән

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда һәлакәттә зыян күрүчене ташлап китеп барган машина йөртүче хөкем ителгән

12 сентябрь 2017, 12:09

Татарстанда һәлакәттә зыян күрүчене ташлап китеп барган машина йөртүче хөкем ителгән Зыян күрүче алган җәрәхәтләрдән хастаханәдә үлгән.

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ").  Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып һәм исерек хәлдә руль артына утырып, юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган, кеше үлеменә китергән  һәлакәт урыныннан ярдәм күрсәтмичә китеп барган 27 яшьлек ир-атны гаепләүне Актаныш районы прокуратурасы хуплаган. Бу хакта Татарстан прокурорасының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев җиткерде.

Суд ачыклаганча, 12 июнь төнендә ир-ат алкоголь кулланган хәлдә “Хендэ” машинасына утырган. Автомобильдә аның дусты да булган. Актаныш – Мөслим юлының 26нчы километрында машина йөртүче тизлекне арттырган һәм юл кырыена очып төшкән.

Юл-транспорт һәлакәтеннән соң ул, дустына ярдәм күрсәтмичә, юл уңаендагы машинага утырып китеп барган.

Зыян күрүче алган җәрәхәтләрдән хастаханәдә үлгән.

Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган. Суд аны дүрт ел да бер айга колония-поселениедә җәза вакытын үткәрүгә хөкем иткән, шулай ук ул өч елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10