ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Сәүдә челтәрләре сөт ризыклары хакын 80 процентка кадәр арттыра – министрлык
Миләүшә Айтуганова Татарстанда кино челтәрен үстерергә вәгъдә итә
#атнабай флешмобына Филүс Каһиров кушылды
Рөстәм Миңнехановның сөт бәяләре буенча Медведевка язган хатына җавап килгән
Узган ел Татарстанда кеше хокуклары буенча мөрәҗәгатьләр 12 процентка арткан

Спорт

«Ак Барс» хоккейчылары Казанда «Спартак» командасы белән уйный

12 сентябрь 2017, 10:18 , Фото: Ильнар Тухбатов

«Ак Барс» хоккейчылары Казанда «Спартак» командасы белән уйный Мәскәү командасын заманында «Ак Барс»та уйнаган Вадим Епанчинцев җитәкли.
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Бүген – 12 сентябрьдә Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Континенталь хоккей лигасының даими чемпионаты кысаларында Мәскәүнең «Спартак» командасы белән көч сынаша.
 
Әлеге ике команданың ил чемпионатында үзара 55 мәртәбә очрашканы бар: 31 матчта – «Ак Барс», 22 уенда – «Спартак» хоккейчылары җиңүгә ирешкән. Моннан тыш 2 очрашуда җиңүче ачыкланмаган. Узган сезонда командалар үз бозларында җиңү яулады: Казандагы уен «Ак Барс» файдасына – 3:2 исәбенә төгәлләнсә, Мәскәүдә «Спартак» уңышка иреште (1:0).
 
«Спартак» соңгы елларда зур уңышлар белән мактана алмый. Соңгы тапкыр команда плей-оффта 2011 елда ук катнашкан инде. Узган сезонны, мәсәлән, «Спартак» 26 нчы урында төгәлләде.
 
Быелгы сезон алдыннан Мәскәү командасына баш тренер итеп 2003-2005 елларда «Ак Барс»та уйнаган Вадим Епанчинцев билгеләнде. 41 яшьлек остаз алдына команданы плей-оффка чыгару бурычы куелды. Әлегә 8 матчта 8 очко туплаган «Спартак» Көнбатыш конференциядә 10 нчы урында урнашты. Ә «Ак Барс» исәбендә 7 уенда тупланган 15 очко бар. Команда Көнчыгыш конференциядә 4 нче урында бара.
 
«Татнефть Арена» боз сараендагы бүгенге матч 19.30 сәгатьтә башлана.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр