ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Минтимер Шәймиевка ТИСБИ идарә университетының мактаулы профессоры исемен бирделәр
Казанда «Россия һәм ислам дөньясы» халыкара фәнни-гамәли конференциясе уза
Алга таба да ислам илләре партнерлары белән хезмәттәшлек итү кирәк – Татарстан Президенты
Татарстанда яңа Дәүләт комитеты барлыкка киләчәк
Парламент утырышында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары билгеләп куелды

Икътисад

Икътисади үсеш министрлыгы якындагы өч елда пенсияләрнең кимүе турында җиткерде

12 сентябрь 2017, 10:00

Икътисади үсеш министрлыгы якындагы өч елда пенсияләрнең кимүе турында җиткерде 2018 елда пенсия 0,7 процентка, 2019–2020 елларда 0,6 процентка кыскарачак.

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ"). Россия Икътисади үсеш министрлыгы Хөкүмәт макрофаразлауларыннан чыгып, пенсияләрнең кыскаруын көтә.
Документтагы мәгълүматларның дөреслеген ике федераль түрә раслады, дип яза “Ведомости” газетасы.

2018 елда пенсия 0,7 процентка, 2019–2020 елларда 0,6 процентка  кыскарачак.

Кичә әлеге фараз хакында Бюджет проектировкалары буенча хөкүмәт комиссиясендә фикер алыштылар. Ул Хөкүмәт хуплаганнан соң басылып чыгарга тиеш.
Пенсияләрне киметүнең сәбәбе булып, эшләүче пенсионерларга пенсияләрен индексацияләүдән баш тарту тора. Россия статистика мәгълүматлары буенча эшләүче пенсионерлар саны 10 млн тирәсе.

2018 елда инфляция быелгыдан артык булырга тиеш, ә түләүләр узган ел инфляциясе буенча индексацияләнәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр