ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Минтимер Шәймиевка ТИСБИ идарә университетының мактаулы профессоры исемен бирделәр
Казанда «Россия һәм ислам дөньясы» халыкара фәнни-гамәли конференциясе уза
Алга таба да ислам илләре партнерлары белән хезмәттәшлек итү кирәк – Татарстан Президенты
Татарстанда яңа Дәүләт комитеты барлыкка киләчәк
Парламент утырышында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары билгеләп куелды

Мәдәният

Казан кинофестивале турында бөтен Төркия матбугаты язачак – Турхан Дилмач

12 сентябрь 2017, 09:43

Казан кинофестивале турында бөтен Төркия матбугаты язачак – Турхан Дилмач Кичә Казан халыкара мөселман киносы фестивале ябылу тантанасы М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында узды.

(Казан, 12 сентябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Казан кинофестивале турында иртәгә бөтен Төркия матбугаты язачак - кичә Казан халыкара мөселман киносы фестивале Төркия фильмының җиңүе белән тәмамлангач, Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Турхан Дилмач “Татар-информ” хәбәрчесенә шулай диде.

Ул фильмның Кара диңгез буйларында төшерелүен, бу фильмны үзенең дә яратып каравын әйтте.“Казан халыкара мөселман киносы фестивале турында Төркиядә беләләр. Бу җиңүдән соң тагын да күбрәк кызыксыначаклар”, - дип өстәде Турхан Дилмач.

Искәртеп узабыз: кичә Казан халыкара мөселман киносы фестивале ябылу тантанасы М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында узды. Казан кинофестиваленең тулы метражлы иң яхшы фильмын жюри рәисе Николай Досталь игълан итте.

Ул әлеге мәртәбәле номинация җиңүче дип бертавыштан Төркия һәм Венгриянең уртак хезмәте булган “Каландар салкыны” фильмы сайлануын әйтте. Фильмның режиссеры Мостафа Кара үзе килмәгән иде. Призны аның дусты алды. Ул тамашачының фильмны аншлаг белән яратып каравына сокланды.

Фильмда Кара диңгез буендагы таулы авылда яшәүче Мехмет турында сүз бара. Гап-гади вакыйгалар аша кешенең тормыш өчен көрәше сурәтләнә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр