ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Минтимер Шәймиевка ТИСБИ идарә университетының мактаулы профессоры исемен бирделәр
Казанда «Россия һәм ислам дөньясы» халыкара фәнни-гамәли конференциясе уза
Алга таба да ислам илләре партнерлары белән хезмәттәшлек итү кирәк – Татарстан Президенты
Татарстанда яңа Дәүләт комитеты барлыкка киләчәк
Парламент утырышында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары билгеләп куелды

Авыл

Баулы районы игенчеләре каршында артистлар чыгыш ясый

12 сентябрь 2017, 01:00

Баулы районы игенчеләре каршында артистлар чыгыш ясый Ел саен Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты артистлары Фәнүзә Айдагулова җитәкчелегендә басуларда урып-җыю эшләре барышында концертлар оештыра.

(Баулы, 12 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәткә дан", Индира Сәйфуллина). Баулы районы игенчеләре каршында артистлар чыгыш ясады, дип яза җирле басма.

Ел саен Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты артистлары Фәнүзә Айдагулова җитәкчелегендә басуларда урып-җыю эшләре барышында концертлар оештыра. Быел да агитбригада “Икмәк булса, җыр туа” дип исемләнгән кечкенә генә концерт программасы белән кырда эшләүчеләр алдында чыгыш ясый.

Артистлар ике тапкыр Кызылъяр хуҗалыгында, Бакалы кырларында һәм Николашкинода игенчеләренә рухи азык бирделәр.

– Безнең һәр килүебезне сагынып көтеп алалар, без чыгыш ясаган арада кырда эшләүче игенчеләр рәхәтләнеп ял итәләр, – ди Фәнүзә Айдагулова.– Яратмаслык та түгел, “Чишмә” ансамбле, җырчыларыбыз Гүзәл Юсыпова, Рәзинә Җәләева, Руслан Сәитов һәм Гөлнара Абдуллина, яшь баянчыбыз Рәзил Фәррәхетдинов - аларны райондашларыбыз беләләр, һәрберсенең чыгышын яраталар. Тик кырда кызу эш вакыты, концертны да тиз генә күрсәтергә туры килә.

 

Әле урып-җыю эше дәвам итә, артистлар үзләренең чыгышлары белән барлык хуҗалыкларда да йөреп чыгачак.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр