ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
25 сентябрь – 1 октябрь көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы
Чит ил галиме Мостафа Буга Болгар Ислам академиясендә нинди фәннән укытачагы мәгълүм булды
Россия фәннәр академиясен Башкортстан кешесе җитәкләргә мөмкин
Болгар Ислам академиясенә Сириядән профессор килде
“Татар-информ”да тимер юллардагы һәлакәтләр һәм аларны булдырмау турында сөйләячәкләр

Спорт

Буа каратэчылары Сызраньны яулады

12 сентябрь 2017, 04:00

Буа каратэчылары Сызраньны яулады 3 сыйныф укучысы Тимур Феклистов 90 катнашучы арасында ката дисциплинасы буенча икенче, кумитэда беренче урын алды.

(Буа, 12 сентябрь, "Татар-информ", "Байрак"). Буалы каратэчылар Сызраньны яулады, дип яза җирле басма.


Ринат Хәсәнов һәм Хәлил Саядов җитәкчелегендәге “Ак Барс” клубы каратэчылары үткән шимбә көнне Сызрань шәһәрендә узган “Сәламәтлек, спорт һәм иҗат” дип исемләнгән XIX өлкә фестивалендә катнашып кайттылр. Тольятти шәһәреннән, Самара, Саратов, Ульяновск шәһәрләреннән һәм өлкәләреннән җыелган спортчылар арасында буалылар Татарстан данын бердәнбер команда буларак якладылар һәм сынатмадылар.

Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең 3 сыйныф укучысы Тимур Феклистов 90 катнашучы арасында ката дисциплинасы буенча икенче, кумитэда беренче урын алды. Әлеге категориядә командадашы – 2 номерлы лицейдан Кирилл Сергейчев икенче булды. М. Вахитов исемендәге гимназиядән Рамазан Исхаков, 5 номерлы гимназиядән абыйлы-энеле Булат һәм Фаил Юнысовлар, Кәрим Низамов, Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Камилли Чернеева, Самир Хәсәнҗанов та, травма алу аркасында гына көрәштән төшеп калган М. Вахитов исемендәге гимназиянең 5 сыйныф укучысы Азамат Хәсәнов та лаеклы чыгыш ясадылар. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр