ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рамил Хисамов: Тоткыннарның балалары әти-әнисе хатасы өчен җавап бирергә тиеш түгел
Электрик, саксызлык аркасында, Лениногорск районын утсыз калдырган
“Белое солнце пустыни” фильмындагы Петруха - Николай Годовиков онкологиядән вафат булган
Ольга Иванова “Повелительницы Казани” трилогиясенең беренче китабын тәкъдим итә

Спорт

Әлмәттә яшәүче 2 яшьлек бала республика велосипед ярышларында җиңү яулаган

12 сентябрь 2017, 06:00

Әлмәттә яшәүче 2 яшьлек бала республика велосипед ярышларында җиңү яулаган Нәтиҗәләр буенча, Әлмәттән 2014 һәм 2015 елгылар арасында Иван Овечкин белән Елизавета Кисилева җиңүчеләр булып танылган.

(Әлмәт, 12 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә яшәүче 2 яшьлек бала республика велосипед ярышларында җиңү яулаган, дип яза җирле басма.

10 сентябрь көнне Казанның “Крылья Советов” паркында балалар өчен оештырылган “Обгоняй–ка!” дип исемләнгән велосипед ярышлары булып узды.

Үз көчләрен сынап карау максатыннан яшь спортчылар Россиянең төрле почмагыннан җыелган. Әлмәтнең 41, 46, 48 нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөрүче һәм 2 нче лицейның 2-8 яшьләрдәге 6 укучысы шәһәребез данын яклап катнашты.

Балаларны һава торышының салкын булуы да туктатмаган. Ярыш ахырында җиңүчеләр һәм призерлар бүләкләргә лаек булган, ә һәр катнашучы онытылмас тәэсирләр алган.

Нәтиҗәләр буенча, Әлмәттән 2014 һәм 2015 елгылар арасында Иван Овечкин белән Елизавета Кисилева җиңүчеләр булып танылган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр