ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Гаиләдә туган тел сакланса, халык үз Ватанында яшәмәсә дә исән кала ала – М.Хухунашвили
Тикшерү комитеты Татарстанда парашютчылар һәлак булган урыннан фотолар бастырган
Дәүләтсез халыкның йөрәк ачысы – җырында - "Ватаным Татарстан" газетасы
Мәскәү татарлары Штабындагы беренче ифтар “Бердәм халык – бердәм илдә” дип атала
Казанда милләтара шахмат турниры узды

Хәвеф-хәтәр

Әлмәт пенсионерын алдаганнар

12 сентябрь 2017, 09:00

Каракның сүзләренә ышанып, әлмәтле кирәкле мәгълүматларны әйтеп бирә, һәм тиздән аның телефонына 33 мең сум акча алыну турында хәбәр килә.

(Әлмәт, 12 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Ышанучан халыкның байлыгына ия булу өчен кырыгалдарлар нинди генә ысуллар уйлап тапмый.

Шушы көннәрдә 56 яшьлек әлмәтленең телефонына билгесез кеше шалтырата һәм үзен Пенсия фонды хезмәткәре дип таныштырган. Аның сүзләре нигезендә, бу ханымга пенсия өстәмәләре тиеш, тик акчаны күчерү өчен банк картасының барлык реквизитларын гына атарга кирәк, дип яза җирле басма.

Каракның сүзләренә ышанып, әлмәтле кирәкле мәгълүматларны әйтеп бирә һәм тиздән аның телефонына 33 мең сум акча алыну турында хәбәр килә.

Кырыгалдарлар корбаны булуын аңлап алган ханым ашыгыч рәвештә полиция хезмәткәрләренә хәбәр итә.

Хәзерге вакытта каракның кемлеген һәм кайдалыгын билгеләү буенча оператив-эзләнү чаралары уздырыла.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10