ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чистай районында 66 яшьлек ир-ат янып үлгән
Казандагы юл һәлакәтләрендә төп факторларның берсе – машина йөртүчеләрнең кагыйдә бозуы
Путин кортежы үтә торган юлларга мина куелуы турында 60 шалтырату килгән
Татарстан буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге җитәкчесе гражданнарны кабул итә
Альбина Шаһиморатова: Казанга милли моңнарны сагынып кайтам

Хәвеф-хәтәр

Азнакайда берәү мошенникларга 260 мең сум акча күчергән

11 сентябрь 2017, 23:00

Азнакайда берәү мошенникларга 260 мең сум акча күчергән Узган атнада 49 яшьлек азнакайлы кырыгалдарлар “кулына” 260000 сум акча чыгарып салган.

(Азнакай, 11 сентябрь, "Татар-информ", “Маяк”). Соңгы вакытта ялганлау юлы белән акча үзләштерүчеләрнең саны бермә-бер артты. Узган атнада гына да Азнакайда шомафилар кулыннан ике кеше каза күргән, дип яза район газетасы.

49 яшьлек ир хокук сакчыларына үзенең мошенниклар кулыннан каза күрүе турында хәбәр итә. Тикшерү барышында аның быелның августында Интернет челтәрендәге бер сайтка кереп, түбән проценттан гына кредит рәсмиләштерү өчен гариза калдыруы ачыклана. Күпмедер вакыттан аңа бер хатын шалтыратып, үзен банк хезмәткәре дип таныта һәм депозит счеты ачар һәм иминиятләштерү өчен акча күчерергә күндерә. Берничә көннән ир кешегә тагын шалтыратып, счетның Үзәк банк тарафыннан ябылуы турында хәбәр итәләр һәм кире депозит счеты ачу өчен акча сорыйлар. Бу хәл берничә тапкыр кабатланса да, каза күрүче аны-моны уйламый, сораган акчаны күчерә бара. Нәтиҗәдә, ул 260 мең сум акчасыннан колак кага.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр