ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Минтимер Шәймиевка ТИСБИ идарә университетының мактаулы профессоры исемен бирделәр
Казанда «Россия һәм ислам дөньясы» халыкара фәнни-гамәли конференциясе уза
Алга таба да ислам илләре партнерлары белән хезмәттәшлек итү кирәк – Татарстан Президенты
Татарстанда яңа Дәүләт комитеты барлыкка киләчәк
Парламент утырышында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары билгеләп куелды

Авыл

Әгерҗедә бәрәңгенең яңа сортларыннан өч йөз центнер уңыш алалар

11 сентябрь 2017, 22:00

Әгерҗедә бәрәңгенең яңа сортларыннан өч йөз центнер уңыш алалар Бәрәңге саклагычта берничә ел сыналган бәрәңгене сату да оештырылган.

(Әгерҗе, 11 сентябрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗенең “Уразай“ бүлекчәсе кырларына утыртылган 400 гектардагы бәрәңге уңышын җыю тулы көченә алып барыла бүген. Биредә өч комбайн бәрәңге чыгартса, биш КамАЗ машинасы икенче икмәкне складка ташый, дип яза район газетасы.

Икенче икмәкнең уңышы мул булуы сөендерә быел.

– Җәй яңгырлы килү, һава температурасының артык югары булмавы бәрәңге үсеше өчен менә дигән булды, – ди “Агро-Престиж“ ширкәте идарәчесе Илшат Тукманов.

“Уразай“ кырларының күп мәйданына яңа сорт бәрәңге утырту да уңышны күпкә арттырырга ярдәм иткән. Берничә ел сыналган “Розара“, “Зекура“, “Королева Анна“ элиталы сортлары белән бергә Германия һәм Самарадан кайтартылган 240 тонна “Наташа“, “Ред Леди“, “Ароза“ һәм башка яңа төр бәрәңгеләр утыртканнар. Яңа сортларга да безнең як климаты килешкән. Бер төптән 12-16 данә бәрәңге чыга дип сөенәләр белгечләр.

– Бу сортларны утыртканда араларын бик якын куйдык. Чөнки аларны алдан ук орлыкка гына салырга планлаштырдык. Ә аның өчен уртача зурлыктагы бәрәңгеләр генә кирәк, – ди Илшат Марс улы.
Әнә, “Розара“ның элиталысын алуны тәмамлаганнар иде. Бер гектардан 280 центнер уңыш чыккан. “Зекура“ 300 центнерга кадәр уңыш бирә икән.

– Моңа кадәр бәрәңге уңышы белән мактана алмаган идек. Берничә ел гектарыннан нибары 150-160 центнер бәрәңге алдык. Ә быел орлыкны алыштыру бары файдага булды. Уңышка күз генә тимәсен, – ди агроном Рифат Халматов.

Басуларны иңләүче, көнгә 150-200 тонна бәрәңге чыгаручы механизаторларның да кәефе күтәренке. МТЗ тракторларына тагылган махсус бәрәңге ала торган чит ил комбайннарының эш технологиясен күптән үзләштергәннәр инде тәҗрибәле Байтуган ир-егетләре Владимир Васильев, Василий Петров, Валентин Васильев.

– Икенче икмәкне алуда сигезенче ел катнашам. Ярдәмчем Марс Васильев белән дә өченче ел инде бик килешеп эшлибез, – ди Василий Петров.

Механизатор Владимир Васильевның да бәрәңге алудагы тәҗрибәсе күп еллар белән исәпләнә. Берничә ел Валентин белән бергә эшләгәннәр. Тәҗрибә туплаган Валентин быел инде үзе трактор иярли.
– Ефим Шамеев белән әле беренче сезонны гына эшләсәк тә, бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Ярдәмче – эштә уң кулыбыз. Руль артында күп нәрсәгә игътибар итеп тә өлгереп булмый. Ә ярдәмченең күзе дә үткер, хәрәкәте дә җитез булырга тиеш, – ди Владимир.

Механизаторлар, әнә шулай, иртәнге сәгатьләрдән алып караңгы төшкәнче бәрәңге сабагы чабучы Радик Красноперов, Илфат Фәрдетдинов чистарткан мәйданнарны иңлиләр.

КамАЗ шоферлары да бәрәңге саклагыч белән басу арасына тузан кундырмыйлар. Көнгә ничә тапкыр урыйлар икән алар Красный бор белән Уразай арасын?! Бәгъзанур Гыйззәтуллин, Рафис Муллахмәтов, Александр Блохин, Рәмзил Гәрәев, Сергей Бәширов – барысы да үз эшләренең осталары.

– Коллектив бердәм булмаса, эшне тоткарлыксыз итеп оештыру да авыр булыр иде, – ди Илшат Марс улы.

Техника көйсезләнеп китсә, алтын куллы осталар шунда ук ярдәмгә килергә әзер торалар. Ринат Сынбулатов, Азат Латыйпов, Ирек Фәйзуллин, Разим Сәмигуллин әлеге кызу һәм җаваплы чорда һәр техниканың сәгать кебек эшләвен тәэмин итәләр. Лаеклы ялда булуларына карамастан Фәридә Латыйпова, Нәсимә Насыйрова да кызу эш чорында “Агро-Престиж“ ширкәткә ярдәм кулы сузалар икән.

– Берсе – учетчик, берсе склад мөдире булган бу апаларга рәхмәттән башка сүз юк, – ди Илшат Тукманов.

Красный борда урнашкан бәрәңге саклагычта да эш тулы көченә оештырылган. Биредә Миңнефатих Хөснетдинов җитәкчелегендә дистәләгән эшче бәрәңгене эрегә-вакка, чүп-чардан аералар.

Бәрәңге саклагычта берничә ел сыналган бәрәңгене сату да оештырылган.

– Эре, орлык белән вак бәрәңгене теләгән һәркем Красный бордагы складка килеп алу мөмкинлеге бар. Эресен – тугыз, орлык белән вагын биш сумнан саталар, – ди район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин.

Бу шимбәдә Әгерҗедә узачак ярминкәгә дә Уразай кырларында үскән эре бәрәңгене сатуга алып киләчәкләр. Аның бер килосын тугыз сумнан алу мөмкинлеге булачак, диелгән район хәбәрендә.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр