ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Халыкара яшьләр фестивале Уфада уздырыла
23 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рамил Хисамов: Тоткыннарның балалары ата-аналарының хатасы өчен җавап бирергә тиеш түгел
Электрик, саксызлык аркасында, Лениногорск районын утсыз калдырган
“Белое солнце пустыни” фильмындагы Петруха - Николай Годовиков онкологиядән вафат булган

Мәдәният

Казан кинофестиваленең Милли конкурс лауреатлары билгеле булды

11 сентябрь 2017, 20:32

Казан кинофестиваленең Милли конкурс лауреатлары билгеле булды М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Казан халыкара мөселман киносы фестивале ябылу тантанасы бара.

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең "Милли конкурс" номинациясендә җиңүчеләр өчен акчалата приз билгеләнүе хакында хәбәр ителгән иде. Әлеге призга ия булучылар исемлеге билгеле булды.

Иң яхшы документаль фильм буларак режиссер Алмаз Нургалиевнең Нәҗибә Ихсановага багышланган "Нәҗибә" фильмы танылды.

Балалар өчен иң яхшы милли фильм – режиссер Валерия Гиренконың «Диагноз» фильмы.

Кыска метражлы иң яхшы фильм – Оксана Синчугованың «Блудный сын» фильмы. Фильмда пасха көне турында сүз бара.

Иң яхшы милли фильм – режиссер Сергей Киатровның "Мирас угы" анимацион фильмы. "Мирас угы" – дәүләт заказы белән төшерелгән 69 минутлык тулы метражлы анимацион фильм.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр