ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан бюджетына үзгәрешләр кертелә
Минтимер Шәймиевка ТИСБИ идарә университетының мактаулы профессоры исемен бирделәр
Казанда «Россия һәм ислам дөньясы» халыкара фәнни-гамәли конференциясе уза
Алга таба да ислам илләре партнерлары белән хезмәттәшлек итү кирәк – Татарстан Президенты
Татарстанда яңа Дәүләт комитеты барлыкка киләчәк

Рәсми Татарстан

Татарстан белән Алтайны турыдан-туры һава юлы тоташтырырга мөмкин

11 сентябрь 2017, 18:28 , Фото: president.tatarstan.ru

Татарстан белән Алтайны турыдан-туры һава юлы тоташтырырга мөмкин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай Республикасы башлыгы Александр Бердников белән очрашты.

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Горно-Алтайск шәһәренә (Алтай Республикасы) эш сәфәре кысаларында Алтай Республикасы башлыгы Александр Бердников белән күреште. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, «Татнефть» генераль директоры Наил Мәганов, «Сетевая компания» генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм башкалар катнашты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте җиткерә.

Очрашу алдыннан Рөстәм Миңнехановка Алтай Республикасының туристик һәм инвестицион потенциалы турында видео күрсәттеләр, шулай ук «Сайлүгем – ак барс җире» фильмын да тәкъдим иттеләр.

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым в Алтайский край и Республику Алтай. Фото: Михаил Фролов

Татарстан Республикасы – Россиянең куәтле икътисадый төбәге, гаять зур потенциалга ия, диде Александр Бердников журналистларга интервьюсында. «Без, федераль хакимият органнары белән бергәләп эшләп, төбәкләр арасында турыдан-туры һава юлын оештыруга, туризмга, фармацевтика өлкәсендәге хезмәттәшлеккә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итә алачакбыз», – дип белдерде ул.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, соңгы елларда ил җитәкчелеге ярдәме белән Алтай Республикасында туризм инфраструктурасы яңартыла. «Бүген бу төбәк көндәшлеккә сәләтле инде. Үткән ел монда 2 миллион турист булып киткән. Бу агым артыр дип уйлыйм. Без, Казан белән Горно-Алтайск арасында турыдан-туры һава юлын торгызырга мөмкин, дип саныйбыз. Сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләргә килгәндә исә, эре компания вәкилләре безнең делегация составында, алар Алтай коллегалары белән уртак тел таба алыр, әлбәттә», – дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты.

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым в Алтайский край и Республику Алтай. Фото: Михаил Фролов

Алтай Республикасы башлыгы хәбәр иткәнчә, хезмәттәшлекнең мөһим юнәлеше – кар барсын саклап калу. «Барс Татарстан Республикасы гербында сурәтләнгән.Татарлар һәм Алтайның җирле халкы өчен ул – изге хайван. Бездә кар барсының Россия Федерациясендәге иң зур популяциясе. Без, Рөстәм Нургалиевич белән сөйләшеп, экология һәм табигый байлыклар министрлыгы җитәкчеләренә кар барсын саклап калу һәм үрчетү программасы буенча йөкләмә бирдек инде. Татарстан территориясендә кар барсын үрчетү буенча питомник төзеләчәк, шуннан соң аларны Тау Алтаена китереп җибәрәчәкләр. Безнең бурыч – ана барслар белән тәэмин итү», – диде Александр Бердников.

Рөстәм Миңнеханов: «Без үзебезгә барс үрчетү йөкләмәсен алабыз. Әмма аннары алар үзләре ияләшкән шартларда яшәргә тиеш», – диде.

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым в Алтайский край и Республику Алтай. Фото: Михаил Фролов

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Андрей Анохин исемендәге Милли туган як музеенда булды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр