ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Минтимер Шәймиевка ТИСБИ идарә университетының мактаулы профессоры исемен бирделәр
Казанда «Россия һәм ислам дөньясы» халыкара фәнни-гамәли конференциясе уза
Алга таба да ислам илләре партнерлары белән хезмәттәшлек итү кирәк – Татарстан Президенты
Татарстанда яңа Дәүләт комитеты барлыкка киләчәк
Парламент утырышында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары билгеләп куелды

Авыл

Тирән сөрелгән басуларда уңыш югарырак – комбайнчы Рөстәм Газизҗанов

11 сентябрь 2017, 17:31 , Фото: Расих Фасхутдинов

Тирән сөрелгән басуларда уңыш югарырак – комбайнчы Рөстәм Газизҗанов Мул уңыш алу өчен вакытында ашлама кертергә,басуларны чүп үләненнән арындырырга да кирәк, ди ул.

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Игеннәрдән мул уңыш алу өчен җирне сукалау системасын кире кайтатырга кирәк. Саба районының алдынгы комбайнчыларының берсе Рөстәм Газизҗанов шундый фикердә.

Мул уңыш алу өчен вакытында ашлама кертергә, басуларны чүп үләненнән арындырырга да кирәк, ди ул.

"Тирән сөрелгән басуларда уңыш, билгеле инде, югарырак була. Хәзер басулар катып бетте. Дым тормый диярлек. Быел сукалаган берничә басуны да суктык. Анда иген күзгә күренеп аерылып тора. Сукалмаган басуларда уңыш гектарыннан 15-20 центнерга азрак була", – диде комбайнчы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, районда игеннәр, узган ел белән чагыштырганда, уңышны күбрәк бирә. Аеруча арпа, солы, бодай кебек культураларның уңышын югары бәяләде комбайнчы.

Саба комбайнчылары хакында тулырак язманы "Интертат" электрон газетасыннан укырга мөмкин булачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр