ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан һәм Әлмәт командалары “Республика” КВН лигасы финалына узды
Халыкара яшьләр фестивале Уфада уздырыла
23 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рамил Хисамов: Тоткыннарның балалары ата-аналарының хатасы өчен җавап бирергә тиеш түгел
Электрик, саксызлык аркасында, Лениногорск районын утсыз калдырган

Икътисад

Путин хезмәт хакының минималь күләмен яшәү минимумы белән тигезләштерергә тәкъдим итә

11 сентябрь 2017, 16:14

Путин хезмәт хакының минималь күләмен яшәү минимумы белән тигезләштерергә тәкъдим итә Планны тормышка ашыруда беренче адым - хезмәт хакының минималь күләмен яшәү минимумының 85 процентына кадәр күтәрү.

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). 2019 елның 1 гыйнарыннан Россиядә хезмәт хакының минималь күләме яшәү минимумына тигезләшергә мөмкин. Әлеге тәкъдимне дәүләт башлыгы Владимир Путин Министрлар Кабинетындагы киңәшмәдә җиткергән, дип яза “Российская газета”.

Президент сүзләренчә, бу планны тормышка ашыруда беренче адым - хезмәт хакының минималь күләмен яшәү минимумының 85 процентына кадәр күтәрү.

"2018 елның 1 гыйнварына кадәр эшкә сәләтле халыкның хезмәт хакы минималь күләмен яшәү минимумының 71-72 процентыннан 85 процентка хәтле күтәрергә тәкъдим итәм. 2019 елның 1 гыйнварыннан да соңга калмыйча хезмәт хакының минималь күләмен яшәү минимумы белән тигезләргә кирәк", - дип белдергән Россия Президенты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр