ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан инвестиция форумында 15тән артык килешү төзегән
Сәүдә челтәрләре сөт ризыклары хакын 80 процентка кадәр арттыра – министрлык
Миләүшә Айтуганова Татарстанда кино челтәрен үстерергә вәгъдә итә
#атнабай флешмобына Филүс Каһиров кушылды
Рөстәм Миңнехановның сөт бәяләре буенча Медведевка язган хатына җавап килгән

Фән һәм мәгариф

Тырыш һәм зирәк студентлар Татарстан фәннәр академиясенең стипендиясенә дәгъва итә ала

11 сентябрь 2017, 14:17

Тырыш һәм зирәк студентлар Татарстан фәннәр академиясенең стипендиясенә дәгъва итә ала 2017-2018 уку елының көз-кыш семестрына югары уку йортлары студентлары өчен бәйге игълан ителде.
(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). Татарстан фәннәр академиясе югары уку йортларында белем алучы талантлы яшьләрне фәнгә тарту максатыннан махсус стипендиягә конкурс игълан итә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә физика-математика фәннәре докторы, профессор,Татарстан Фәннәр академиясенең талантлы яшьләрне сайлап алу һәм ярдәм  итү  мәсьәләләре комиссиясе рәисе Наил Сәхибуллин хәбәр итте.
 
“2017-2018 уку елының көз-кыш семестрына Татарстан Фәннәр академиясе стипендиясенә югары уку йортлары студентлары өчен бәйге игълан ителә, - ди Наил Сәхибуллин. - Фәннәр академиясе республиканың укуда һәм фәнни эзләнүдә үзләрен күрсәткән югары уку йортлары студентларына ярдәм йөзеннән елга ике тапкыр семестр саен бирелә торган 15 стипендия булдырган иде. 2017-2018 уку елының көз-кыш семестрына Татарстан Фәннәр академиясе стипендиясенә югары уку йортлары студентлары өчен түбәндәге юнәлешләр буенча дәгъва кыла ала: Татарстан Республикасында әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләре, Татарстан Республикасы халык хуҗалыгында энергия ресурсларын саклау ; Татарстан халкы тарихы һәм татар халкы мәсьәләләрен тикшерү; Татарстан Республикасының физика, химия, биохимия, машина төзелеше һәм нефть эшкәртү, ягулык-энергетика комплексы өлкәсендә перспектив материаллар һәм технологияләр; Татарстан Республикасында экологик вәзгыять һәм халык сәламәтлеге; этник һәм дини каршылыкларны табу һәм чишү юллары”.
 
Татарстан фәннәр академиясеннән югары уку йортларына җибәрелгән белешмәдә 2017 елның 20 сентябрьгә кадәр яшьләр арасында конкурслар оештырырга һәм Фәннәр академиясенең стипендияләр буенча коммиссиясенә, стипендиягә кандидат исемлеген күрсәтеп мәгълүмат бирергә кирәклеге күрсәтелгән. 

Стипендия 15  кешегә семестрга 15 мең сум күләмендә бирелә.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр