ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Сәүдә челтәрләре сөт ризыклары хакын 80 процентка кадәр арттыра – министрлык
Миләүшә Айтуганова Татарстанда кино челтәрен үстерергә вәгъдә итә
#атнабай флешмобына Филүс Каһиров кушылды
Рөстәм Миңнехановның сөт бәяләре буенча Медведевка язган хатына җавап килгән
Узган ел Татарстанда кеше хокуклары буенча мөрәҗәгатьләр 12 процентка арткан

Хәвеф-хәтәр

Югары Ослан районында эшчеләр җирдән бала мәете калдыкларын тапкан

11 сентябрь 2017, 14:02

Экспертиза калдыкларның 5-15 яшьлек ир баланыкы икәнен ачыклаган.

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ"). Югары Ослан районында эшчеләр җир эшләре алып барганда, бала мәете калдыкларын тапкан. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Мәет калдыклары Соболевское авылында табылган. Әлеге факт нигезендә “Үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Башта метр ярым тирәнлектә экскаваторчы кабель салырга казылучы траншеяда баланың баш сөяге кисәген тапкан. Криминалистлар махсус тикшергәч, гәүдә скелетының калган өлешләре табылган.

Суд-медицина һәм геноскопик экспертиза калдыкларның 5-15 яшьлек ир баланыкы икәнлеген ачыклаган. Ул 10 – 15 ел элек җирләнгән.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре алып бара.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр