ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рамил Хисамов: Тоткыннарның балалары әти-әнисе хатасы өчен җавап бирергә тиеш түгел
Электрик, саксызлык аркасында, Лениногорск районын утсыз калдырган
“Белое солнце пустыни” фильмындагы Петруха - Николай Годовиков онкологиядән вафат булган
Ольга Иванова “Повелительницы Казани” трилогиясенең беренче китабын тәкъдим итә

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов: Алтай Республикасы илебезнең уникаль төбәге

11 сентябрь 2017, 13:45

Рөстәм Миңнеханов: Алтай Республикасы илебезнең уникаль төбәге Рөстәм Миңнеханов һәм Алтай Республикасы башлыгы Александр Бердников “Алтай – Евразиянең йөрәге” истәлек билгесе янында кедр үсентеләре утыртты.

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Алтай Республикасына сәфәре кысаларында “Алтай – Евразиянең йөрәге” Истәлек билгесен карады. Татарстан Президентын Алтай Республикасы башлыгы Александр Бердников озатып йөрде, дип хәбәр итә Рәсми Татарстан сайты.

Истәлек билгесе Татарстанда әзерләнеп, алтай халкының ирекле рәвештә Россиягә кушылуына 250 ел тулу уңаеннан 2006 елда Республикага бүләк ителгән булган. Проект авторлары - Татарстан Республикасы осталары.

Әлеге билге Алтай Республикасы административ чигендә Катунь елгасы ярында урнаштырылган. Александр Бердников үз чыгышында Рөстәм Миңнехановка сәфәре өчен рәхмәт җиткереп, алга таба Россиянең әйдәп баручы субъектларының берсе булган Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүдә кызыксынуларын белдерде.

Рөстәм Миңнеханов әлеге очрашуның истәлекле вакыйга булуын, Алтайның татарларның борынгы ватаны икәнен, бүгенге көндә уртак тамырлар эзләнүен, археологлар һәм тарихчылар белән уртак проектлар эшләнүен җиткерде. Әлеге очрашу төбәкләрне тагын да якынайтыр, дип өмет белдерде.

Алар бергәләп Истәлек билгесе янында кедр үсентеләре утыртты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр