ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Минтимер Шәймиевка ТИСБИ идарә университетының мактаулы профессоры исемен бирделәр
Казанда «Россия һәм ислам дөньясы» халыкара фәнни-гамәли конференциясе уза
Алга таба да ислам илләре партнерлары белән хезмәттәшлек итү кирәк – Татарстан Президенты
Татарстанда яңа Дәүләт комитеты барлыкка киләчәк
Парламент утырышында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары билгеләп куелды

Мәдәният, Татар дөньясы

"Татар-информ"да гарәп имлясына багышланган "Әлиф" спектакле турында сөйләшәчәкләр

11 сентябрь 2017, 13:28

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ"). Иртәгә, 12 сентябрь көнне, сәгать 11дә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының матбугат үзәгендә "Әлиф" спектакленә багышланган матбугат конференциясе узачак. "Калеб" иҗат берләшмәсе тәкъдим итәчәк бу спектакль 1927 елда татар алфавитының латиницага күчерелүе белән бәйле рәвештә татар халкы мәдәниятендә барлыкка килгән үзгәрешләр турында. 

Матбугат конференциясендә спектакльнең режиссеры һәм сәхнәгә куючысы Туфан Имаметдинов, хореографы Марсель Нуриев һәм композиторы Эльмир Низамов катнаша.

Гаммәви массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша аккредитацияләнә.

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясенең онлайн трансляциясе оештырылачак. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр