ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Минтимер Шәймиевка ТИСБИ идарә университетының мактаулы профессоры исемен бирделәр
Казанда «Россия һәм ислам дөньясы» халыкара фәнни-гамәли конференциясе уза
Алга таба да ислам илләре партнерлары белән хезмәттәшлек итү кирәк – Татарстан Президенты
Татарстанда яңа Дәүләт комитеты барлыкка киләчәк
Парламент утырышында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары билгеләп куелды

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов “Алабуга” икътисади зонасында “Драйлок Текнолоджис” заводын ачачак

11 сентябрь 2017, 13:06

Рөстәм Миңнеханов “Алабуга” икътисади зонасында “Драйлок Текнолоджис” заводын ачачак Татарстан Президенты Rockwool компаниясенең "Grodan" заводына нигез салуда да катнашачак.

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ", Марат Хәмитов). 13 сентябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Драйлок Текнолоджис” Бельгия фирмасы заводын ачу тантанасында катнашачак, дип хәбәр итә “Алабуга” махсус икътисади зонасы матбугат хезмәте.

Шул ук көнне Президент үсемлекләр өчен субстратлар эшләп чыгару буенча предприятия төзүдә гамәлдәге “Роквул-Волга” резидентына старт бирәчәк. Моннан тыш, “Алабуга” махсус икътисади зонасының Күзәтчелек советы утырышы планлаштырылган. Анда резидентларның 9 миллиард сумнан артык булган яңа проектлары каралачак.

“Драйлок Текнолоджиз” — санитар-гигиена продукциясен чыгаручы предприятие.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр