ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рамил Хисамов: Тоткыннарның балалары әти-әнисе хатасы өчен җавап бирергә тиеш түгел
Электрик, саксызлык аркасында, Лениногорск районын утсыз калдырган
“Белое солнце пустыни” фильмындагы Петруха - Николай Годовиков онкологиядән вафат булган
Ольга Иванова “Повелительницы Казани” трилогиясенең беренче китабын тәкъдим итә

Татар дөньясы

Нәҗип Нәккаш: танылган дөнья хаттатлары белән ярышырлык эшләребез бар

11 сентябрь 2017, 13:15

Нәҗип Нәккаш: танылган дөнья хаттатлары белән ярышырлык эшләребез бар Татарларда мең елдан артык кулланышта булган гарәби язу сәнгатенең терелеп, яңарып, үсештә булуы якты өмет уята, ди каллиграф.
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Мәскәүдә Сокольники паркындагы конгресслар һәм күргәзмәләр үзәгендә 1-10 сентябрь көннәрендә Халыкара каллиграфия күргәзмәсе булып узды. Анда Татарстаннан да хаттат осталары катнашты. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәҗип Нәккаш хәбәр итте. 
 

 
“Мәскәү халыкара күргәзмәләр комитеты һәм Хәзерге заман каллиграфия музее оештыра торган күргәзмәләрнең бу алтынчысы, ди Нәҗип Нәккаш. – Анда 60 тан артык илдән 160 лап рәссам-хаттат катнашты. Шул исәптән безнең татарлардан да быел 5 хаттат үзләренең әсәрләрен күрсәтте. Төрки халыктан, без татарлардан башка, бер казах остасы гына бар иде”. 
 
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәҗип Нәккаш мондый күргәзмәдә инде 6 нчы мәртәбә катнаша. Быел ул Г. Тукайга багышланган “Милләтемә мәхәббәт белән” зурформатлы өчлеге (триптихы) белән матур язу сөючеләрне куандырды. Тамашачыларның һәм күргәзмә оештыру комитетының мәхәббәтен казанган бу өчлекне ул Сокольникида даими эшли торган Хәзерге каллиграфия музеена бүләк итеп калдырды. 
 
 
“Талантлы яшь хаттат, тәзхибче (алтын белән бизәүче) Гөлназ Исмәгыйлева мондый олы күргәзмәдә инде икенче тапкыр катнаша, бу юлы гаҗәп нәфис башкарылган алтын бизәкле каллиграфик картинасы белән күпләрне таң калдырды. Казаннан Роза Хуҗина мондый проектта әле беренче мәртәбә катнаша. Аның Коръән аятьләрен чагылдырган сүрәтле гарәби композицияләре игътибарны җәлеп итәрлек иде”, - ди Нәҗип Нәккаш. 
 
Бу авторлардан тыш татарлардан Айрат Хисмәтуллин (Екатеринбург) һәм Наилә Лотфый (Мәскәү) үз эшләрен тәкъдим иткән. 
 
Нәҗип Нәккаш белдергәнчә, танылган дөнья хаттатлары фондында без татарларның да игътибарга лаек, уңышлы эшләре белән катнашуы татар сәнгате өчен зур казаныш. Татарларда мең елдан артык кулланышта булган гарәби язу сәнгатенең терелеп, яңарып, үсештә булуы якты өмет уята.
 
 
Күргәзмәдә күрсәтелгән эшләр, авторларның фотосурәтләре, аларның каллиграфия сәнгате хакында әйтелгән фикерләре, теләкләре белән рус һәм инглиз телләрендә бик саллы, югары сыйфатлы каталог та басылып чыккан.
 
Күргәзмә фондында лекцияләр, мастер-класслар да уздырылган. 3 нче сентябрь көнне Нәҗип Нәккаш “Пыялада язу серләре” исемендә осталык дәресе дә үткәргән. Профессиональ хаттатлар да аның дәресеннән күп яңалык алган. Татарстанның танылган хаттатлары тагы ике елдан соң оештырылачак халыкара күргәзмәгә әзерләнә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр