ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан һәм Әлмәт командалары “Республика” КВН лигасы финалына узды
Халыкара яшьләр фестивале Уфада уздырыла
23 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рамил Хисамов: Тоткыннарның балалары ата-аналарының хатасы өчен җавап бирергә тиеш түгел
Электрик, саксызлык аркасында, Лениногорск районын утсыз калдырган

Икътисад

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан һәм Алтай краен туры авиаэлемтәләр бәйләргә мөмкин

10 сентябрь 2017, 17:40 , Фото: prav.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан  һәм Алтай краен туры авиаэлемтәләр бәйләргә мөмкин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Барнаулга эшлекле сәфәр кысаларында Алтай крае губернаторы Александр Карлин белән очрашты.

(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Барнаулга эшлекле сәфәр кысаларында Алтай крае губернаторы Александр Карлин белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым в Алтайский край и Республику Алтай. Фото: Михаил Фролов

Әңгәмә барышында яклар төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты. Аерым алганда, машина төзелеше, үзара дару препаратлары һәм нефтехимия продукциясе белән тәэмин итү перспективалары, фән һәм технология өлкәсендә элемтәләрне киңәйтү, ныгыту мәсьәләләре каралды.

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым в Алтайский край и Республику Алтай. Фото: Михаил Фролов

Рөстәм Миңнеханов шулай ук 2018 елда Казан һәм Барнаулны туры авиаэлемтәләр бәйләргә мөмкин булуын җиткерде. Рейслар төбәк бюджетыннан субсидияләнә ала.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр