ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Минтимер Шәймиевка ТИСБИ идарә университетының мактаулы профессоры исемен бирделәр
Казанда «Россия һәм ислам дөньясы» халыкара фәнни-гамәли конференциясе уза
Алга таба да ислам илләре партнерлары белән хезмәттәшлек итү кирәк – Татарстан Президенты
Татарстанда яңа Дәүләт комитеты барлыкка киләчәк
Парламент утырышында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары билгеләп куелды

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Алтай крае татарларының милли-мәдәни автономиясе активы белән очрашты

10 сентябрь 2017, 16:40 , Фото: prav.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Алтай крае татарларының милли-мәдәни автономиясе активы белән очрашты Татарстан Президенты җирле татар активына туган телне, гореф-гадәтләрне саклап яши алулары өчен рәхмәтен җиткерде.

(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Барнаулга эшлекле сәфәр кысаларында Алтай крае татарларының милли-мәдәни автономиясе активы белән очрашты. Очрашуда Премьер-министр урынбасары, “Милли шура” советы рәисе Васил Шәйхразиев, Татарстан Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һәм Алтай крае Хөкүмәте рәисе урынбасары Николай Чиняков катнашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым в Алтайский край и Республику Алтай. Фото: Михаил Фролов

Актив вәкилләре Татарстан Президентына җирле татарлар тормышы, милли һәм мөселман бәйрәмнәрен үткәрү, төрле форум һәм конференцияләрдә катнашу һәм шулай ук Алтай крае җитәкчелеге белән багланышлар хакында сөйләде.

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым в Алтайский край и Республику Алтай. Фото: Михаил Фролов

Рөстәм Миңнеханов,  үз чиратында, җирле активка туган телне, гореф-гадәтләрне саклап яши алулары өчен рәхмәтен җиткерде. “Ул безнең уртак эшебез һәм максатыбыз, сезнең катнаштан башка ул тулы була алмый. Һәммәгезнең үз эшләрегез дә бар, әмма шулай да мөмкинлек табып, проектларны бергә башкаруыгыз – кыйммәтле хезмәт”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Аннан ул край җитәкчелегенә җирле татарларга яшәү өчен уңай шартлар тудырудагы ярдәме өчен рәхмәтен җиткерде.

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым в Алтайский край и Республику Алтай. Фото: Михаил Фролов

Рөстәм Миңнеханов актив вәкилләренә Татарстан хөкүмәте бүләкләрен, төбәк татар милли-мәдәни автономиясенә яңа микроавтобус ачкычын тапшырды.

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым в Алтайский край и Республику Алтай. Фото: Михаил Фролов
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр