ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Совет чорында дини әдәбият мөстәкыйль бер әдәби тармакка әйләнә - Әлфрид Бустанов
19 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Павел Шмаков: Татар телен укыту - бу халыкка хөрмәт
Астрономнар галәмдә Җиргә охшаган планета тапкан
Кәрим Тинчурин театры Бонн шәһәрендә «Назлы кияү» музыкаль комедиясен күрсәтте

Сәясәт

Владимир Путин Мәскәүдә тавыш бирде

10 сентябрь 2017, 16:03

Владимир Путин Мәскәүдә тавыш бирде Бүген Россия төбәкләрендә сайлау участоклары эшли.

(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин Мәскәүдә җирле үзидарә советына депутатлар сайлавында тавыш бирде. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

Россия лидеры үз тавышын башкаланың Гагарин районындагы 2151 сайлау участогында бирә.

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев шулай ук җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлауда катнашты. Хатыны Светлана белән ул Мәскәүнең 2760нчы участогында тавыш бирде. Бу хакта Министрлар Кабинеты сайтында хәбәр ителә.

Искәртеп үтик: бүген Россия төбәкләрендә сайлау участоклары эшли. Бүген губернаторларны турыдан-туры сайлаулар Киров, Новгород, Рязань, Саратов, Свердловск, Томск, Ярославль өлкәләрендә, Марий Элда үтә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр