ҺАВА ТОРЫШЫ -19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Ялта Зәй”дә Симашев истәлегенә Бөтенроссия ярышлары бара
Мамадышның Түбән Ушма авылы зур спорт бәйрәмен кабул итте
Лениногорскида тууычылар саны кимегән
24 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Лениногорскида укучы баланы бәрдергәннәр

Сәясәт

Түбән Кама районы бердәм сайлауларга кушылды

10 сентябрь 2017, 17:06

Түбән Кама районы бердәм сайлауларга кушылды Сайлау участоклары иртәнге 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшли.

(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Түбән Кама районында шәһәр советына депутат сайлыйлар. 13нче бермандатлы Көнбатыш сайлау округына караган 13,5 мең кеше генә сайлауларда катнаша, диелгән шәһәр сайтында.

Сайлау участоклары иртәнге 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшли. Аннан комиссия әгъзалары тавышларны санарга керешә.

Искәртеп үтик: 10 сентябрь – бердәм тавыш бирү көне. Ул Татарстанның 38 муниципаль районында уза. 155 сайлау участогында 51 меңнән артык кеше тавыш бирер дип көтелә. Иң күп сайлаучылар Түбән Кама, Чистай, Әлмәт районнарында. Казанда һәм Чаллыда сайлаулар узмый.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр