ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Халыкара яшьләр фестивале Уфада уздырыла
23 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рамил Хисамов: Тоткыннарның балалары ата-аналарының хатасы өчен җавап бирергә тиеш түгел
Электрик, саксызлык аркасында, Лениногорск районын утсыз калдырган
“Белое солнце пустыни” фильмындагы Петруха - Николай Годовиков онкологиядән вафат булган

Сәясәт

Әлмәт районында өстәмә сайлаулар уза

10 сентябрь 2017, 16:53

Әлмәт районында өстәмә сайлаулар уза Икенче бермандатлы сайлау округы буенча җиде кандидат теркәлгән.

(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Әлмәт районында шәһәр советына III чакырылыш Икенче Интернациональ бермандатлы сайлау округы буенча киткән депутат урынына сайлаулар уза, дип хәбәр итә “Знамя труда” газетасы.

Бердәм сайлау көнендә Интернациональ бермандатлы сайлау округы буенча кандидатларны депутатлыкка сайлаулар дүрт участокта: 4нче мәктәптә, Росреестр бинасында, Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә һәм “Дорожник” клубында уза. Алар 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшли.

2нче бермандатлы сайлау округы буенча җиде кандидат теркәлгән. Өч вәкил сәяси партияләрдән: “Яблоко” (Марат Курбанов), ЛДПР (Валерий Олейников), “Бердәм Россия” (Рамил Комаров) һәм дүрт кандидат үзләрен үзләре күрсәтә – Рөстәм Самматов, Илдар Юнусов, Сергей Андреев, Азат Тимергалиев.

10 сентябрь – бердәм тавыш бирү көне Татарстанның 38 муниципаль районында уза.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр