ҺАВА ТОРЫШЫ -18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Өлешләп торак төзү буенча контроль көчәйтелә – прокурор
Чаллыда кибеттән колбаса урлаган өч студент тоткарланган
Халык шагыйре Наҗар Нәҗминең 100 еллык юбилее Башкортстанда зурлап билгеләп үтелә
Прокурор бюджет акчасына кул сузучыларның штраф, кисәтү белән генә котыла алмаячагын әйтте
19 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Сәясәт

Россиядә Бердәм тавыш бирү көне уза

10 сентябрь 2017, 15:34 , Фото: udmurt.izbirkom.ru

Россиядә Бердәм тавыш бирү көне уза  Бүген Россиядә зур сайлау марафоны старт алды – илдә төрле дәрәҗәдәге алты меңләп сайлау чарасы уза.

(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ"). Якшәмбе, 10 сентябрьдә, Россиядә зур сайлау марафоны старт алды – илдә төрле дәрәҗәдәге алты меңләп сайлау уза. Сайлау участоклары илнең 82 төбәгендә җирле вакыт белән иртәнге сәгать 8:00дән кичке 20:00гә кадәр ачык булачак. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

Бердәм тавыш бирүнең төп вакыйгалары - 16 төбәктә губернатор сайлаулары, Дәүләт Думасына ике депутат сайлау, алты төбәк  һәм 11 шәһәр парламентына сайлаулар.

Бүген губернаторларны турыдан-туры сайлаулар Бурятиядә, Карелиядә, Мордовиядә, Марий Элда, Удмуртиядә, Пермь краенда, Белгород, Калининград, Киров, Новгород, Рязань, Саратов, Свердловск, Томск, Ярославль өлкәләрендә һәм беренче тапкыр Севастополь шәһәрендә үтә.

Турыдан-туры булмаган сайлаулар Адыгейда һәм Төньяк Осетия-Аланиядә, Удмуртиядә, Краснодар краенда, Пенза, Саратов һәм Сахалин өлкәләрендә депутатлар сайлаулары бара.

Моннан тыш, 11 төбәк башкаласында шәһәр парламентына сайлаулар уза. Якутскида исә шәһәр башлыгын турыдан-туры сайлыйлар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр