ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Совет чорында дини әдәбият мөстәкыйль бер әдәби тармакка әйләнә - Әлфрид Бустанов
19 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Павел Шмаков: Татар телен укыту - бу халыкка хөрмәт
Астрономнар галәмдә Җиргә охшаган планета тапкан
Кәрим Тинчурин театры Бонн шәһәрендә «Назлы кияү» музыкаль комедиясен күрсәтте

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Барнаулга килде

10 сентябрь 2017, 11:42

Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Барнаулга килде Титов исемендәге Барнаул халыкара аэропортында Татарстан Президентын Алтай крае Хөкүмәте рәисе урынбасары Николай Чиняков каршылады.

(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген эшлекле сәфәр белән Барнаулга килде. Г.С.Титов исемендәге Барнаул халыкара аэропортында Татарстан Президентын Алтай крае Хөкүмәте рәисе урынбасары Николай Чиняков каршылады. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым в Алтайский край и Республику Алтай. Фото: Михаил Фролов

Бүген Татарстан Президентының Алтай крае губернаторы Александр Карлин белән очрашуы планлаштырылган. Очрашу барышында төбәкләр арасындагы алга таба хезмәттәшлек перспективалары каралачак. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Алтай крае татарларының милли-мәдәни автономиясе активы белән очрашачак.

Иртәгә, 11 сентябрьдә, Рөстәм Миңнехановның эш программасында “Белокуриха-2” инвестиция мәйданында, “Биолит” фәнни-җитештерү берләшмәсе дендрариясендә һәм “Бирюзовая Катунь” махсус икътисади зонасында булу каралган.

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым в Алтайский край и Республику Алтай. Фото: Михаил Фролов

Аннан Татарстан Президенты Горно-Алтайск (Алтай республикасы) шәһәренә юнәлеп, Алтай Республикасы башлыгы Александр Бердников белән очрашачак.

Эшлекле сәфәр барышында Рөстәм Миңнехановны Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев, Татарстан Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Абдулганиев, Татарстанда туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, республиканың җитештерү предприятияләре җитәкчеләре озатып йөри.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр