ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Минтимер Шәймиевка ТИСБИ идарә университетының мактаулы профессоры исемен бирделәр
Казанда «Россия һәм ислам дөньясы» халыкара фәнни-гамәли конференциясе уза
Алга таба да ислам илләре партнерлары белән хезмәттәшлек итү кирәк – Татарстан Президенты
Татарстанда яңа Дәүләт комитеты барлыкка киләчәк
Парламент утырышында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары билгеләп куелды

Дин

Татарстан мөфтие Биектауда корбан мәҗлесендә катнашты

10 сентябрь 2017, 11:05 , Фото: dumrt.ru

Татарстан мөфтие Биектауда корбан мәҗлесендә катнашты Корбан мәҗлесенә өч йөздән артык кеше җыелды.

 (Биектау, 10 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Биектауда ел саен үткәрелә торган корбан ашында катнашты. Биектау муниципаль районы башлыгы Кәлимуллин Рөстәм Галиулла улы чакыруы белән корбан ашына өч йөздән артык өлкән яшьтәге кешеләр, шул исәптән мохтаҗлар җыелган иде.

Район башлыгы чакыруын кабул итеп, әлеге мәҗлестә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин динебезнең олуг сәламе белән сәламләп, "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында ислам диненең асыл кыйммәтләре турында вәгазь сөйләде, кайбер дини мәсьәләләрне аңлатып, сорауларга җавап бирде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр