ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Сәүдә челтәрләре сөт ризыклары хакын 80 процентка кадәр арттыра – министрлык
Миләүшә Айтуганова Татарстанда кино челтәрен үстерергә вәгъдә итә
#атнабай флешмобына Филүс Каһиров кушылды
Рөстәм Миңнехановның сөт бәяләре буенча Медведевка язган хатына җавап килгән
Узган ел Татарстанда кеше хокуклары буенча мөрәҗәгатьләр 12 процентка арткан

Дин

Татар теле халыкара аралашу теле булуын аңладым, бу миңа ачыш булды – хаҗи Рәшит Исламов

10 сентябрь 2017, 10:14 , Фото: Рамиль Гали

Татар теле халыкара аралашу теле булуын аңладым, бу миңа ачыш булды – хаҗи Рәшит Исламов “Без Индонезия, Төркия һәм башка мөселман илләре халыклары белән җиңел аралаштык”, - ди хаҗи.

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Татарларга изге сәфәр вакытында аралашу проблемалары тумаган. Бүген хаҗиларның беренче төркеме белән кайткан Рәшит Исламов “Татар-информ” хәбәрчесенә башка мөселман халыклары белән үз туган телендә җиңел аралашуы турында әйтте.

“Хисләрне сүз белән генә әйтеп бетереп булмый. Безнең бу гамәлебез эчке халәтебез белән бәйле. Мөселман иленә эләгү - үзе зур вакыйга. Андагы халәт, кешеләргә караш гаҗәпләндерә. Хәтта хокук саклау хезмәткәрләре дә мөселманнарга уңай карый, “Әссәламәгаләйкүм” дип исәнләшә. Изге җирдә булу минем хыялым иде. Аллаһның ярдәме белән бу хыял чынга ашты. Ул җирләрдән китәсе дә килми, ә киткәч, яңадан шунда кайтасы килә.”, - ди хаҗи.

“Башка илгә баргач, зур проблема туа – телне белмәү. Башка халыклар белән аралашырга телне белү кирәк. Мин монда үземә бер ачыш ясадым: безнең татар теле халыкара тел булып хезмәт итә ала икән. Барысы белән дә татар телендә аңлаштык. Индонезия, Төркия яки башка мөселман илләре халыклары белән җиңел аралаштык. Безнең уртак китабыбыз Коръән бар. Коръәндәге язылганнар белән гамәл кылгач, андагы сүзләр таныш булгач, безгә аралашырга җиңел булды”, - дип саный Рәшит Исламов.

Быел Татарстаннан изге сәфәргә 1700 кеше барды. Бүген аларның 46 сы хаҗдан кайтты. Башкалары шушы атнада туган якларына кайта башлаячак. Хаҗиларны каршы алырга Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да килгән иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр