ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
25 сентябрь – 1 октябрь көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы
Чит ил галиме Мостафа Буга Болгар Ислам академиясендә нинди фәннән укытачагы мәгълүм булды
Россия фәннәр академиясен Башкортстан кешесе җитәкләргә мөмкин
Болгар Ислам академиясенә Сириядән профессор килде
“Татар-информ”да тимер юллардагы һәлакәтләр һәм аларны булдырмау турында сөйләячәкләр

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Лев Толстойның тууына 189 ел булу уңаеннан КФУга котлау юллаган

9 сентябрь 2017, 16:59

Рөстәм Миңнеханов Лев Толстойның тууына 189 ел булу уңаеннан КФУга котлау юллаган Татарстан Президенты белдерүенчә, Толстой булдырган традицияләр хәзерге заман илкүләм әдәбиятта да чагылыш таба.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов танылган рус язучысы Лев Толстойның тууына 189 ел булу уңаеннан Казан федераль университетына котлау җибәргән.

“Толстой исеме Татарстан белән тыгыз бәйләнгән. Дөньякүләм билгеле язучы Казан университетының танылган студентларыннан булган. Нәкъ менә Казанда Толстойның язучылык сәләте үсеш алган”, - диелгән республика башлыгы җибәргән котлауда.

Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, Толстой салган традицияләр хәзерге заман илкүләм әдәбиятта да чагылыш таба. Язучы илебездә генә түгел, дөнья күләмендә Россиянең иң танылган һәм абруйлы язучысы булып кала.

«Аның әсәрләре – чиксез милли мәдәни байлык», - диелгән котлау ахырында.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр