ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
25 сентябрь – 1 октябрь көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы
Чит ил галиме Мостафа Буга Болгар Ислам академиясендә нинди фәннән укытачагы мәгълүм булды
Россия фәннәр академиясен Башкортстан кешесе җитәкләргә мөмкин
Болгар Ислам академиясенә Сириядән профессор килде
“Татар-информ”да тимер юллардагы һәлакәтләр һәм аларны булдырмау турында сөйләячәкләр

Рәсми Татарстан

Татарстан Дәүләт Советы делегациясе Кабарда-Балкар Республикасында

9 сентябрь 2017, 12:58

Татарстан Дәүләт Советы делегациясе Кабарда-Балкар Республикасында Кичә Нальчик шәһәрендә Кабарда-Балкар һәм Россия халыкларының берләшүенә 460 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар узды.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Татарстан Республикасының Дәүләт Советы делегациясе рәсми визит белән Кабарда-Балкар Республикасына килде. Республика башкаласы – Нальчик шәһәрендә кичә Кабарда-Балкар һәм Россия халыкларының берләшүенә 460 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар узды.

Татарстан парламент вәкилләренең рәсми визиты Кабарда-Балкар Республикасының Парламент Йорты белән танышудан башланды. Аннан соң Парламент Президиумы әгъзалары белән очрашу үтте.

«Татарстан, әлбәттә, Россия Федерациясенең әйдәп баручы төбәге, ә Казан – илебезнең танылган башкалаларыннан берсе, шуңа күрә сездән күпкә өйрәнергә була. Бездә, иң беренче чиратта, Татарстан белән хезмәттәшлек итәрлек кызыклы тәкъдимнәр бар», – дип белдерде Кабарда-Балкар Республикасының Парламент Рәисе Татьяна Егорова.

Фәрит Мөхәммәтшин, үз чиратында, Кабарда-Балкар Республикасын Кавказның тотрыклы төбәкләреннән берсе дип атады.

Парламентта шулай ук Татарстан Хисап палатасы һәм Кабарда-Балкар Республикасының Контроль-хисап палаты арасындагы хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Очрашу ахырында Фәрит Мөхәммәтшин Татьяна Егоровага Татарстан Дәүләт Советының «Парламентаризм үсешенә өлеш керткән өчен»  мактау билгесен тапшырды.

Кичә шулай ук Татарстан һәм Кабарда-Балкар парламентлары комитеты җитәкчеләренең очрашуы узды. Депутатлар икътисад өлкәсендәге норматив-хокукый база эшләнеше, социаль сәясәт, сәламәтлек саклау, мәдәният, мәгарифкә кагылышлы күп мәсьәлә буенча фикер алышты.

Көннең икенче яртысында Татарстан делегациясе Кабарда-Балкар һәм Россия халыкларының берләшүенә 460 ел тулу уңаеннан оештырылган тантаналарда катнашты. Чарага шулай ук Россия Федераль Җыенының Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко да килгән.

Татарстан җитәкчелеге исеменнән Фәрит Мөхәммәтшин да истәлекле вакыйга белән тугандаш республиканың күпмилләтле халкын тәбрикләде. Ул Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча Кабарда-Балкар Республикасы башлыгы Юрий Коковка Татарстан дәүләт бүләген – «Дуслык» орденын тапшырды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр