ҺАВА ТОРЫШЫ -18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Өлешләп торак төзү буенча контроль көчәйтелә – прокурор
Чаллыда кибеттән колбаса урлаган өч студент тоткарланган
Халык шагыйре Наҗар Нәҗминең 100 еллык юбилее Башкортстанда зурлап билгеләп үтелә
Прокурор бюджет акчасына кул сузучыларның штраф, кисәтү белән генә котыла алмаячагын әйтте
19 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Сәясәт

9 сентябрь – Таҗикстан Республикасының дәүләт бәйсезлеге көне

9 сентябрь 2017, 13:17

9 сентябрь – Таҗикстан Республикасының дәүләт бәйсезлеге көне 1980 еллар ахырында Советлар Союзы республикаларында «дәүләтләр бәйсезеге» игълан ителү белән бәйле, Таҗик ССР да үз хөрриятен игълан итә.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). 9 сентябрьдә таҗик халкы милли бәйрәмнәре – Таҗикстан Республикасының дәүләт бәйсезлеге көнен билгеләп уза. Ул Таҗикстан Республикасының 1998 елның 22 маенда расланган “Бәйрәм көннәре турындагы” канунында язылган.

1980 еллар ахырында Советлар Союзы республикаларында «дәүләтләр бәйсезеге» игълан ителү белән бәйле, Таҗик ССР да үз хөрриятен игълан итә. Таҗик халкы өчен дәүләт бәйсезлегенә ирешү мөһим тарихи вакыйга булып тора. Бу көнне, «Таҗикстан Республикасының дәүләт байрагы турындагы» положение нигезендә, Дәүләт байрагы күтәрелә.

Бәйрәм чаралары кысаларында Дүшәнбедә парад уза. Республика Президенты Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләре башлыкларыннан котлаулар кабул итә һәм үзе дә ил халкын бәйрәм белән котлый. Әлеге уңайдан дәүләт органнары, иҗтимагый оешма һәм хезмәт коллективлары тәкъдиме белән иҗтимагый-сәяси һәм тантаналы чаралар уза.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр