ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рамил Хисамов: Тоткыннарның балалары әти-әнисе хатасы өчен җавап бирергә тиеш түгел
Электрик, саксызлык аркасында, Лениногорск районын утсыз калдырган
“Белое солнце пустыни” фильмындагы Петруха - Николай Годовиков онкологиядән вафат булган
Ольга Иванова “Повелительницы Казани” трилогиясенең беренче китабын тәкъдим итә

Сәясәт

Геннадий Зюганов "Черномор" афоризмнар бәйгесендә җиңү яулаган

9 сентябрь 2017, 12:49 , Фото: iz.ru

Геннадий Зюганов «Черномор» премиясе 2014 елдан башлап Санкт-Петербург җирлегендә үткәрелә торган Козьма Прутков халыкара әдәбият фестивалендә тапшырыла.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Сәясәтче Геннадий Зюганов сыйныфлар белән көрәш турындагы гыйбарәсе белән “Черномор” премиясенең гран-при бүләген отты. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Черномор» премиясе Санкт-Петербург җирлегендә 2014 елдан башлап үткәрелә торган Козьма Прутков халыкара әдәбият фестивалендә тапшырыла. Премия танылган Россия сәясәтчесе Виктор Черномырдин хөрмәтенә шулай аталган.

«Россиянең Коммунистлар партиясе җитәкчесе Геннадий Зюгановның җиңү яулавы нигезле", - дип сөйләде бәйгенең эсперт төркеме җитәкчесе Юрий Светов һәм Зюгановның гыйбарәсен мисалга китерде: «Көн саен формада булу өчен, сыйныфлар көрәше белән шөгыльләнәм, ул бик чыныктыра». 

Икенче урынга «Мин үлгәнче Дәүләт Думасында» фразасы белән Дәүләт Думасы депутаты Владимир Жириновский лаек булган.

Өченче урынны «Допингка каршы оешмалар - бәвел җыярга, әмма сәясәткә кысылмаска тиеш» гыйбарәсе белән Россиянең вице-премьеры РФ Виталий Мутко алган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр