ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Минтимер Шәймиевка ТИСБИ идарә университетының мактаулы профессоры исемен бирделәр
Казанда «Россия һәм ислам дөньясы» халыкара фәнни-гамәли конференциясе уза
Алга таба да ислам илләре партнерлары белән хезмәттәшлек итү кирәк – Татарстан Президенты
Татарстанда яңа Дәүләт комитеты барлыкка киләчәк
Парламент утырышында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары билгеләп куелды

Дин

Без бу көннәрдә утка да, суга да кердек – хаҗия Луиза Әфләтунова

9 сентябрь 2017, 11:19 , Фото: Рамиль Гали

Без бу көннәрдә утка да, суга да кердек – хаҗия Луиза Әфләтунова Бүген Казанга кайткан беренче төркем хаҗиларның берсе Луиза Әфләтүнова авыручылар күп булса да, изге сәфәрне җиңел һәм уңышлы үтүен әйтте.

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Казанга кайтып төшкән беренче төркем хаҗиларның берсе Луиза Әфләтүнова “Татар-информ” хәбәрчесенә авыручылар күп булса да, изге сәфәрне җиңел һәм уңышлы үтүе турында әйтте.

“Авырып кайтсак та, барыбызның да күңелләре күтәренке, чөнки Аллаһ тәгалә алдында бик зур бурычны үти алдык. Барлык кешеләргә дә үзләренең хаталарын төзәтергә һәм аларны башка кабатламаска шушы изге сәфәргә барырга насыйп булсын иде. Аллаһ каршына барып баскач, барлык гөнахларыңны да таныйсың икән. Бүтән кешеләр өчен дә бик күп теләкләр теләдек. Иң элек, бәндәләргә Аллаһ тәгалә кушканча яшәргә сорадым”, - дип сөйләде ул.

Луиза Әфләтунова хаҗ кылган вакытта килеп чыккан авырулар турында “Татар-информ” хәбәрчесенә: “Безгә температура алмашынуы бик тәэсир итте. Температура 56 градуска җиткән очраклар да булды. Кызым хәтта аңын да югалтты. Анда инвалид кешеләр дә күп. Быел 4 миллион кеше булды, дип әйттеләр. Һәр кешенең үз чире була. Без бу көннәрдә утка да, суга да кердек”, - дип сөйләде хаҗия.

Быел Татарстаннан изге сәфәргә 1700 кеше барды. Бүген аларның 46 сы хаҗдан кайтты. Башкалары шушы атнада туган якларына кайта башлаячак. Хаҗиларны каршы алырга Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да килгән иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр