ҺАВА ТОРЫШЫ -18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Өлешләп торак төзү буенча контроль көчәйтелә – прокурор
Чаллыда кибеттән колбаса урлаган өч студент тоткарланган
Халык шагыйре Наҗар Нәҗминең 100 еллык юбилее Башкортстанда зурлап билгеләп үтелә
Прокурор бюджет акчасына кул сузучыларның штраф, кисәтү белән генә котыла алмаячагын әйтте
19 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рәсми Татарстан, Җәмгыять

Татарстанда күпфатирлы йортларны төзекләндерү программасының 90,4 проценты үтәлгән

9 сентябрь 2017, 12:27

Татарстанда күпфатирлы йортларны төзекләндерү программасының 90,4 проценты үтәлгән 2017 елда капиталь ремонт буенча кыска вакытлы план 232 мең кешенең торак шартларын яхшыртачак.

(Казан, 9 сентябрь, "Татар-информ"). Күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү буенча республика программасының 90,4 проценты үтәлгән. Эш планына 931 йортта аерым җылылык пунктын (ИҖП) урнаштыру, шулай ук киләсе елга капиталь ремонт планлаштырылган 134 йортның документларын эшләү кертелгән. Бу хакта Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин республика Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә белдерде.

Шулай ук Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, быел Дәүләт торак инспекциясе республиканың капиталь ремонт барган 3,12 мең объектында тикшерү оештырган. Аның барышында 17 муниципаль берәмлектә куркынычсызлык техникасын бозуга кагылышлы 54 очрак ачыкланган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр