ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
25 сентябрь – 1 октябрь көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы
Чит ил галиме Мостафа Буга Болгар Ислам академиясендә нинди фәннән укытачагы мәгълүм булды
Россия фәннәр академиясен Башкортстан кешесе җитәкләргә мөмкин
Болгар Ислам академиясенә Сириядән профессор килде
“Татар-информ”да тимер юллардагы һәлакәтләр һәм аларны булдырмау турында сөйләячәкләр

Фән һәм мәгариф

КФУда Бердәм дәүләт һәм Төп дәүләт имтиханнарына әзерлек курсларына теркәлү башланды

8 сентябрь 2017, 18:44

КФУда Бердәм дәүләт һәм Төп дәүләт имтиханнарына әзерлек курсларына теркәлү башланды  Курсларда 9 – 11 сыйныф укучылары имтиханнарга әзерләнә ала.

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”). Казан федераль университетында Бердәм дәүләт һәм Төп дәүләт имтиханнарына әзерлек курсларына теркәлү башланды, дип хәбәр ителә югары уку йортының медиа-порталында.

Сентябрь ае дәвамында югары сыйныф укучылары өчен имтиханнарга әзерләнү курсларына, шулай ук КФУ имтиханнарына әзерлек буенча электрон теркәлү бара. Монда имтиханнарга 9 – 11 сыйныф укучылары әзерләнә ала.

11нче сыйныфлар өчен дәресләр - 1 октябрьдән, 9 һәм 10нчылар өчен  16 октябрьдән башлана һәм май ае ахырына кадәр дәвам итә. Укучылар белән университет мөгаллимнәре һәм Казанның әйдәп баручы укытучылары шөгыльләнәчәк.

11нче сыйныфлар математика, рус теле, җәмгыять белеме, тарих, химия, физика, биология, география, информатика, әдәбият, инглиз теле буенча шөгыльләнә алачак. 10нчы сыйныфларга Бердәм дәүләт имтиханнарына рус теле, җәмгыять белеме, физика, шулай ук, төркем формалашуга карап, химия, информатика, әдәбият буенча әзерләнү курслары каралган.

9нчы сыйныфлар өчен - рус теле, математика, инглиз теле һәм һәм, гариза керүгә карап (физика, җәмгыять белеме һ.б.), башка предметлар булачак.
Дәресләр һәр предметтан атнасына бер тапкыр (4 академик сәгать -10 һәм 11нче сыйныфлар өчен, 3 академик сәгать - 9нчылар өчен) эш көннәрендә кич белән үтә. Якшәмбе көнне көндез дәресләр башка шәһәрләрдән килүчеләр өчен планлаштырылган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр