ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
«Татар-информ» агентлыгында балалар бакчасы өчен түләүләр арту хакында сөйләячәкләр
2018 елның 1 нче июленнән коммуналь хезмәтләр өчен түләү артачак
Симферополь янындагы Дубки авылында мәчет төзи башладылар
Юлда иминлек саклау полициясенең кыскартуга эләгәсе экипажларын саклап калу җаен таптылар
Әлмәттә авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен мәйданчыклар оештырылачак

Дин

Камил Сәмигуллин: Хаҗиларыбызның шат күңел белән кайтып җитүләренә ышанабыз

8 сентябрь 2017, 16:51 , Фото: Михаил Захаров

Камил Сәмигуллин: Хаҗиларыбызның шат күңел белән кайтып җитүләренә ышанабыз Татарстан хаҗиларының беренче төркеме Казанга кайта.
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Бүген төнлә Татарстан хаҗиларының беренче төркеме Казанга кайта. Бу төркемдә – 49 хаҗи.
 
«Республикадан 49 дин кардәшебез – беренче төркем хаҗ кылучыларыбыз туган якларына кайтып җитәргә тиеш. Алар иң кыска – ике атналык программа буенча җаҗ кылды», – дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.
 
Быел «Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хаҗ" программасы буенча 1700 кеше хаҗ кыла. Алар арасында мөмкинлекләре чикле кешеләр дә бар.
 
«Алардан, иншаллаһ, яхшы хәбәрләр генә килеп торды. Хаҗиларыбызның туган җирләренә шат күңел белән кайтып җитүләренә ышанабыз», – диде мөфти хәзрәтләре.
 
Сүз уңаеннан, бүген Татарстанның барлык мәчетләрендә дә җомга намазы алдыннан террорчылык һәм экстремизм турында вәгазь укылды. Казанның «Тынычлык» мәчетендә вәгазьне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр