ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар теле олимпиадасына Гарәп Әмирлекләреннән килгән Ибраһим А.Гыйләҗевтан өзек сөйләячәк
22 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татар теле олимпиадасында катнашучы төрек кызы телне гаиләдә сакларга кирәк дип саный
Татар теленнән олимпиаданың узган елгы җиңүчесе быел ярышка япон егетен килергә үгетләгән
Татар теленнән халыкара олимпиадада катнашучылар өчен 20 төрле бирем җыелмасы әзерләнгән

Сәясәт

Хөкүмәт Ленинны күмү турындагы канун проектын хупламаган

8 сентябрь 2017, 13:53

Хөкүмәт Ленинны күмү турындагы канун проектын хупламаган Әлеге канун проекты "Левада-Үзәк" сораштыруы белән бәйле барлыкка килгән, күпчелек россияле Ленинны күмәргә кирәк дип саный.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте революция юлбашчысы Владимир Ленинны күмү турындагы канун проектын хупламаган, дип хәбәр итә РИА Новости.

Әлегрәк ЛДПР фиркасе депутатлары Иван Сухарев, Владимир Сысоев, Александр Курдюмов Дәүләт Думасына Ленинның гәүдәсен күмү турындагы канун проектын керткән иде. Документны “Бердәм Россия”дән Евгений Марченко, Александр Брыксин һәм Виталий Бахметьев имзалаган.

Сысоев белдерүенчә, проект аннан соң Ленинны гына түгел, башка тарихи затларны да күмү өчен "хокукый җирлек булдырырга" тиеш. Әлеге канун "Левада-Үзәк" сораштыруы белән бәйле барлыкка килгән, күпчелек россияле Ленинны күмәргә кирәк дигән фикер белдергән.

"Россия Хөкүмәте тарафыннан канун проекты хупланмый", — диелә Россия хөкүмәте рәисе урынбасары, Россия хөкүмәте аппараты рәисе Сергей Приходько имзалаган хатта.

Хатта белдергәнчә, әлеге тәкъдим казнадан өстәмә чыгымнар таләп итә, әмма канун проектында әлеге чыгымнарны финанслау чыганагы күрсәтелмәгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10