ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Сәүдә челтәрләре сөт ризыклары хакын 80 процентка кадәр арттыра – министрлык
Миләүшә Айтуганова Татарстанда кино челтәрен үстерергә вәгъдә итә
#атнабай флешмобына Филүс Каһиров кушылды
Рөстәм Миңнехановның сөт бәяләре буенча Медведевка язган хатына җавап килгән
Узган ел Татарстанда кеше хокуклары буенча мөрәҗәгатьләр 12 процентка арткан

Дин

Татарстан хаҗилары табибларга 7 мең тапкыр мөрәҗәгать иткән

8 сентябрь 2017, 13:32

Татарстан хаҗилары табибларга 7 мең тапкыр  мөрәҗәгать иткән Республика мөселманнарының Диния нәзарәте фаразлавынча, хаҗ ахырына мөрәҗәгатьләр саны 8,5 меңнән артып китәчәк.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Шамил Садыйков). Бүгенге көндә быел хаҗ кылучы 1,7 мең Татарстан хаҗиларыннан медицина хезмәтләрен тарафыннан 7 мең мөрәҗәгать теркәлгән. Республика мөселманнарының Диния нәзарәте фаразлавынча, хаҗ ахырына мөрәҗәгатьләр саны 8,5 меңнән артып китәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га "ТР МДН Хаҗ" оешмасының медицина бүлеге җитәкчесе Рамил Хисамов сөйләде.

«Авыру очракларының 80 проценты югары һәм түбән сулыш юллары, ЛОР органнары авыруларына карый. Бу табибларның киңәшләрен тотмау белән бәйле. Табиблар урында гына ятып торырга куша, әмма аларны тыңламыйча торып йөриләр, салкын су эчәләр. Кояш сугу, химик пешү очраклары да булды. Кемдер тмин белән компресс ясап пеште. Гипертоник киренкелек, ишемик авырулар арту күзәтелде. Ике инфаркт очрагы булды, бер авыруга Согуд Гәрабстаны клиникасында бушлай операция ясадылар», – диде белгеч.

Быел Татарстан җитәкчелеге хаҗга 12 табиб җибәргән (узган ел 15 булган). Республика тулысы белән белгечләрнең Согуд Гәрабстанына бару һәм яшәү чыгымнарын, хезмәт хакы түләүне, шуай ук хаҗиларны кирәкле дарулар белән тәэмин итүне үз өстенә алган. Табиблар тәүлек буе кизү тора. Хәзер Согуд Гәрабстанында 40 градус кызу һава торышы күзәтелә. Шуңа күрә медицина белгечләре төркемендә махсус аппаратура һәм медикаментлары булган кардиологлар да бар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр